news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар егете» шәһәр конкурсы башланды, бу атнада шагыйрьләр балы һ.б. мәдәни чаралар була

М.Лермонтов, А.Ахматова юбилейларын казанлылар үзләренчә билгеләп үтәргә җыена

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казандагы «Радуга» үсмерләр клубында (Воровский ур., 19) Мәскәү районы хакимияте «Саф йөрәктән» дип аталган мәдәни чара үткәрә. 12-22 октябрьдә исә «Татар егете» шәһәр конкурсының аерым план буенча район турлары уза.

Иртәгә көн дәвамында үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 3 нче филиалында (Зур Кызыл ур., 54), рус шагыйре Михаил Лермонтовның тууына 195 ел тулу уңаеннан, «Ступив на поприще слова» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләячәк, 16сы сәгать кичке 6да А.М.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда (Горький ур., 10), шагыйрә Анна Ахматованың тууына 120 ел тулу хөрмәтенә, «Я – голос ваш, я с Вами до конца...» дигән шагыйрьләрнең традицион көзге балы башланачак.

17се кичке 7дә «Чиж & Со» музыкаль төркеме үзенең 15 еллыгын Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (Павлюхин ур., 73) концерт белән билгеләп үтәчәк.

Болар барысы да Казан шәһәре Башкарма комитетының эш планына кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100