Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар егете паратхэквондо буенча дөнья чемпионатында җиңде
Ижевск егете Ринат Якупов паратхэквондо буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте «Яңарыш» газетасына сылтама белән хәбәр итә.
Ринат Якупов «Кузнечики» спорт клубында шөгыльләнә. Көньяк Кореяның Муджу шәһәрендә узган турнирда ул К41 классы буенча җиңү яулаган. Бу категориядә куллары ике яктан да ампутацияләнгән спортчылар чыгыш ясый.
Милләттәшебезне зур җиңүе белән котлыйбыз! – диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз