news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар егете Паралимпиадада 4 алтын медаль алды

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән татар егете Ирек Зарипов Ванкуверда үткән Паралимпиадада соклангыч уңышларга иреште

(Уфа, 22 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән татар егете Ирек Зарипов Ванкуверда үткән паралимпиадада соклангыч уңышларга иреште. Биатлонда 4 алтын медаль яулады ул андагы киеренке бәйгеләрдә.
Ирек Зарипов 17 яшендә үк юл фаҗигасенә эләгеп ике аяксыз кала. Әмма тормышка булган сөюе һәм ныклы ихтыяр көче аны зур спортка алып килә. Рөстәм Батыров җитәкләгән инвалидлар җәмгыятенә килеп, спорт белән җитди шөгыльләнә башлый Ирек. Җиңел, авыр атлетика, йөзүдә, өстәл теннисында үзен сынап карый, республика ярышларында катнаша.
2004 елда республика җыелма комнадасында Россия чемпионатында катнашканда, киң билгеле биатлон һәм чаңгы тренеры Ирина Громова белән таныша И. Зарипов. “Башкортстанда Әмир Гомәров дигән бик әйбәт тренер бар, аңа мөрәҗәгать ит”, - дип киңәш бирә И. Громова. Шулай итеп тырыш егет ике тренер кул астында ярышларга әзерләнә. Дүрт ай дигәндә Россия җыелма командасына кабул ителә ул. Ә 2006 елда Туринда дүртенче урынны ала.
Ванкувердагы паралимпиада Ирек Зариповның соңгы еллардагы ал-ял белмичә күнекмәләр үткәрүенә зур бүләкләр алып килде. 4 тапкыр алтын медаль яулап, Россия дәрәҗәсен дә арттырды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100