Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар егете Әмир Вәлиев Бөтенроссия сугыш сәнгате уеннарында беренчелекне яулаган
Ул Краснодар, Кабардино-Балкария, Чечен Республикасы һәм Дагъстанннан килүче көрәшчеләрне җиңгән.
(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Анапада узган IX Бөтенроссия сугыш сәнгате уеннарында татар егете, Болгарның 1нче санлы урта мәктәбе укучысы Әмир Вәлиев беренчелекне яулаган.
Әлеге уеннарда Россиянең төрле төбәкләреннән 300ләп яшь спортчы катнашкан. Әмир Вәлиев Краснодар, Кабардино-Балкария, Чечен Республикасы һәм Дагъстанннан килүче көрәшчеләрне җиңеп чыккан.
Әмир Вәлиевнең Россия дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә моңарчы да катнашканы булган. “Узган елны да Анапада чыгыш ясап, икенче урын алган идем. Кострома, Тольяттида үткән бәйгеләрдә дә катнашканым булды. Ләкин әлегә кадәр беренчелекне яулый алмаган идем, – диде Әмир "Татар-информ" хәбәрчесенә.
"Җиңүгә ирешү өчен бик күп шөгыльлләнергә туры килде. Кайвакыт тренировка дип, дәресләрне дә калдыра идем. Җәй айларында да Татарстан җыелма командасы белән шөгыльләнүче тренерлар килеп өйрәтте. Әлеге җиңүдә тренерым Ренат Шәриповның өлеше зур. Көрәш алдыннан да аның белән телефон аша сөйләшеп тордык. Ул миңа үземне ничек дөрес итеп тотарга кирәклеген, көндәшләрнең кайсы ничек сугышканын аңлатты. Аның киңәшләрен үтәп җиңеп чыктым,” – дип сөйләде ул.
Әмир Вәлиев арамей кул көрәше белән сигез яшьтән шөгыльләнүен әйтеп үтте. “Болгарда самбо, дзюдо һәм арамей кул көрәше алга киткән. Шулар арасында миңа соңгысы күбрәк ошый. Арамей кул көрәше башка шундый спорт төрләре белән чагыштырганда куркынычсызрак булуы белән аерылып тора. Шулай ук ул самбо, дзюдога караганда күпкә активрак,” – ди егет.
Әмир Вәлиев беренче Болгар урта мәктәбенең 11нче сыйныфында укый. Мәктәпне бетергәч, спорт академиясенә керергә ниятли.
Әмирнең сеңлесе дә акробатика белән шөгельләнә. “Элек гимнастикага йөрде, Россия дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә беренче урыннар ала иде”, – дип сөйләде ул.
Хәзер Әмир кыш көне Костромада узачак арамей кул көрәше буенча Россия беренчелегенә әзерләнә. Тольяттида үтәчәк Россия дәрәҗәсендәге кара-каршы көрәш фестивалендә дә катнашырга уйлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз