news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар егете" һәм "Татар кызы" конкурсына имтиханга кебек әзерләнәләр - Илсур Һадиуллин

“Татар егете-2016”, “Татар кызы-2016” конкурсының төрле номинацияләрдә җиңүчеләре бүләкләнде.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кичә "Татар кызы", "Татар егете" шәһәркүләм бәйгесенә йомгак ясалды. Финалда иң-иңнәр исеменә Казанның 7 районыннан төрле мәктәпләрдән 14 укучы көч сынашты. Әйтергә кирәк, дүрт этапта егетләр-кызлар үз осталыкларын парлап күрсәтте. Шул рәвешле, жюри әгъзалары 7 пар чыгышына бәя бирде.

Совет районы данын Альберт Дәүләтшин һәм Дилә Галиәхмәтова яклады. Авиатөзелеш районыннан Азалина һәм Рүзәл Садыйковлар чыгыш ясады. Хәдичә Юнысова һәм Булат Абдрахманов Идел буе районы исеменнән катнашты. Киров районы данын Азат Җәләлиев һәм Әдилә Нәбиуллина яклады. Мәскәү районыннан Илнур Җәләлетдинов һәм Гадилә Мозаффарова чыгыш ясады. Вахитов районы вәкилләре буларак Гадел Нәбиуллин һәм Айсылу Хәерова катнашты. Яңа Савин районыннан татар егете һәм кызы исеменә Муса Гаянов һәм Камилә Шәмсетдинова дәгъва кылды.

Үзең белән таныштыруга багышланган беренче этапта күпчелек парлар милләт язмышы өчен ачынып сөйләнгән шигырьләр белән милли рухта чыгыш ясады.

Башкалардан аермалы буларак, Муса Гаянов һәм Камилә Шәмсетдинова үзләре белән таныштыруны гитарада, флейтада уйнап, инглиз телендә җыр белән тәмамлады.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган икенче этапта Тукайның әнисеннән ятим калуы, үзе гашыйк булып йөргән Зәйтүнә белән мөнәсәбәтләре сәхнәләштерелде. Тукайга мәдхия шигырьләре, Зәйтүнәнең көндәлегеннән истәлекләр укылды. Идел буе районы укучылары Тукай белән Зәйтүнә арасындагы гыйшык мөнәсәбәтләрен шигырь аша гына түгел, ә Иске татар бистәсендә йөреп, видеоролик рәвешендә ачып бирергә тырышты. Яңа Савин районы вәкилләренең шагыйрьнең “Кәҗә белән сарык”, “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре каһарманнары катнашында күрсәтелгән чыгышы бик үзенчәлекле килеп чыкты.

Катнашучылар, шулай ук, пешереп алып килгән милли ризыкларын шигырьләр белән якладылар. Соңгы этапта “Татар егете һәм татар кызы нинди булырга тиеш” дигән сорауга җавап биргән чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Спорт этабында егетләр үз көчен спортзалда күрсәткән. Бәйгенең бу этабы видеоэкраннарда тәкъдим ителде. Аның нәтиҗәләре буенча өченче урынга Совет районы вәкиле Муса Гаянов чыкты. Булат Абдрахманов икенче, Гадел Нәбиуллин беренче урынны алды.

Жюри әгъзалары киңәшеп, конкурсантларга урыннарны түбәндәгечә билгеләде. "Сөйкемле кыз" номинациясендә Авиатөзелеш районы укучысы Азалинә Садыйкова җиңү яулады. "Зыялы егет" номинациясендә Авиатөзелеш районы вәкиле Рузәл Садыйков җиңде. "Хуҗабикә" номинациясендә иң остасы дип Мәскәү районы укучысы Әдилә Мозаффарова танылды. "Оста егет" номинациясендә Киров районы вәкиле Азат Җәләлиев бүләкләнде. "Талант" номинациясендә Киров районыннан Әдилә Нәбиуллина беренчелекне алды. "Уңган егет" номинациясендә Вахитов районы укучысы Гадел Нәбиуллинга тиңнәр табылмады. "Зирәк кыз" номинациясендә Вахитов районы вәкиле Айсылу Хәерова, "Зирәк егет" номинациясендә Идел буе районы укучысы Булат Абдрахманов җиңде.

Конкурсның барлык этаплары буенча өченче урын Илнур Җәләлетдиновка (Мәскәү районы), Дилә Галиәхмәтовага (Совет районы), икенче урын Альберт Дәүләтшинга (Совет районы), Хәдичә Юнысовага (Идел буе районы) бирелде. “Татар егете-2016” һәм “Татар-кызы-2016” исеменә Яңа Савин районы 7 нче лицееның 9 сыйныф укучысы Муса Гаянов һәм 9 нчы урта мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Камилә Шәмсетдинова лаек булды.

Конкурсантларны Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин тәбрикләде. "Ничәнче ел Казан шәһәрендә шушы матур чара үткәрелә. 9 нчы, 11 нче сыйныфларда төп дәүләт имтиханына, бердәм дәүләт имтиханына ничек итеп әзерләнсәләр, "Татар егете" һәм "Татар кызы" конкурсына да ел дәвамында шундый әзерлек бара. Без моның белән горурланабыз, чөнки бу дәүләт дәрәҗәсенә җиткерелгән конкурс. Бәйгедә милләтебез язмышы, халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре, егетләрнең милләткә ихтирамы, кыюлыгы, кызларның тыйнаклыгы, самимилеге һәм башка күркәм сыйфатлар чагылыш таба. Милләт бердәм булганда, без бербөтен", - диде ул. Илсур Һадиуллин ата-аналарга, педагогларга балаларга дөрес тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. Шулай ук, чыгышларга гадел бәя биргән жюри әгъзаларына рәхмәтен ирештерде.

Г. Камал театры артисты Әзһәр Шакиров катнашучыларның чыгышлары зур горурлык хисе уятуын билгеләп узды. “Татар кызы, татар егете нинди булырга тиешлеген әти-әниләре менә шулай аңлаткан икән, башка ата-аналар өчен дә бу зур үрнәк. Алар өчен горурлык хисе күңелне канатландыра. Үз милләтеңнән чын талантларны күрү – зур куаныч”, - дип дип ул балаларның ата-аналарына, укытучыларына рәхмәтен белдерде. “Кайда гына эшләсәгез дә, шушы сыйфатларыгыз сезне күтәрәчәк, танытачак”, - дип мөрәҗәгать итте Әзһәр Шакиров.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне, шулай ук, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм башкалар котлады. Бәйрәм чарасы күмәк төстә аягүрә "Туган тел"не җырлау белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100