news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар егете үлеме буенча мәхкәмә дәвам итә

Бу мөрәҗәгатьне Новосибирск шәһәренең Октябрьский районы мәхкәмәсе карый башлады һәм беренче утырышны үткәрде

(Уфа, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Новосибирск шәһәрендәге хәрби училищеда укыган Башкортстан татар егете Радмир Сәгыйтовның үлемендә гаеплеләргә җәза бирү, гаделлек юллау дәвам итә.
Мәрхүм курсантның әти-әнисе, үзләренә китерелгән әхлакый-рухи зыян өчен, Россия Финанс министрлыгы 6 миллион сум һәм матди зыян өчен 60 мең сум акча түләргә тиеш, дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Бу мөрәҗәгатьне Новосибирск шәһәренең Октябрьский районы мәхкәмәсе карый башлады һәм беренче утырышны үткәрде. Анда Радмир Сәгыйтовның әти-әнисе мәнфәгатьләрен ялаучы адвокат чыгыш ясады һәм үзенең төпле дәлилләрен китерде.
Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Новосибирск гарнизоны хәрби прокуратурасы алып барган тикшерү эшләре барлык гаеплеләрне дә ачыклап беткән иде. Бу эш буенча, курсантның үлемендә гаепләнүчеләр саны 10 га җитте. Аларның икесе 2,5 һәм 3 елга шартлы рәвештә хөкем ителде. Калган сигезе 2 елдан алып 5 елга кадәр гомерен колониядә үткәрәчәк. Мәхкәмәдә хөкем алдына баскан курсантлар үз гаепләрен таныды һәм Радмир Сәгыйтовның туганнарыннан гафу үтенде.
Узган елда Новосибирск шђџђрендђ Башкортстанныћ Учалы шђџђреннђн татар егете Радмир Сђгыйтовныћ гомере љзелгђн иде. Новосибирск шђџђрендђге хђрби команда училищесына укырга кереп, ђле беренче курсны гына тђмамлап килњче Радмир Сђгыйтов њз-њзенђ кул сала. Мордар китү алдыннан, Радмир ике хат та язган. Аларда ул бу училищеда хәрби устав кагыйдәләре түгел, ә төрмә, зона “тәртипләре” булуы турында яза.
Радмир Сђгыйтовныћ әти-әнисе сүзләренчә, Новосибирск хәрби училищесы офицерлары башта бу вакыйганы гади хулиганлык күренеше дип кенә бәяләгән. Әмма, тикшерүләр барышында, анда Радмирга карата милли нигездә басым да көчле булганлыгы расланды.
Мәхкәмәнең киләсе утырышы 30 ноябрьгә билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100