news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь башкаручы Артур Гыйләҗев Чиләбе милли активисты Ирек Сабиров истәлегенә җыр яздырган

Ирек Сабиров – Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь, Көньяк Уралда милли хәрәкәтне торгызып җибәрүчеләрнең берсе.

Яшь башкаручы Артур Гыйләҗев Чиләбе милли активисты Ирек Сабиров истәлегенә җыр яздырган
Артур Гыйләҗевның шәхси архивыннан

Новосибирск һәм Чиләбенең «Татар егете» бәйгесе катнашучысы Артур Гыйләҗев Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь, Көньяк Уралда милли хәрәкәтне торгызып җибәрүчеләрнең берсе Ирек Сабиров сүзләренә язылган «Мәхәббәттән соңгы мәхәббәт» дигән җыр яздырган. Җырны музыкаль мәйданнарда тыңларга мөмкин.

«Дустымның Анна Ахматова сүзләренә язылган җырын тыңлаганын ишетеп алдым да, шулвакыт Ирек абыйның шигырьләре искә төште. Ул, кызганыч, арабыздан 2020 елда китеп барды. Ирек абый шигыренең сүзләрен дустым Чиләбе җырчысы Мәрьям Хәлимовага җибәрдем һәм ул көен иҗат итте. Җыр Ирек абыйның истәлегенә яздырылды», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Артур әйтүенчә, җырны башкару бик авыр бирелгән. «Дүрт тапкыр яздырдык. Хисләргә бирелдем. Нәтиҗәдә, көчле һәм матур җыр туды. Җыр күбесенә ошады. Әмма аның сүзләрен кайберәүләр аңламады. Җыр тарихка кереп калыр дип ышанам», - диде ул.

Шагыйрь, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Чиләбе татар конгрессы рәисе урынбасары булып эшләгән Ирек Сабиров 2020 елның октябрендә авырып вафат булган иде. 

«Ул татарлар арасында бик танылган кеше иде. Ирек абый бик ягымлы, ярдәмчел булды, беркайчан да кул кушырып утырмады. Нәрсә сорасаң да, аның җавабы гел әзер иде», - дип искә алды Ирек Сабировны яшь башкаручы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot