Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар егете-2023» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Татар егете-2023» республика конкурсына йомгак ясалды. Сайлап алу этабында Татарстаннан йөзләп егет катнашты. Бәйгедә Кукмара районы егете Рәмис Габидуллин җиңде. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде:
- «Тел остасы» – Алмаз Бәширов, Балтач районы
- «Шаян егет» – Булат Вәлиев, Әлки районы
- «Тапкыр егет» – Илназ Вахитов, Апас районы
- «Иҗади егет» – Нәзир Вәлиев, Апас районы
- «Моңлы сандугач» – Ильвир Габдрахманов, Мөслим районы
- «Зирәк егет» – Илназ Галәлетдинов, Әлмәт
- «Милли җанлы егет» – Илназ Морзаханов, Мөслим районы
- «Зыялы егет» - Салават Кадыйров, Кама Тамагы районы
- «Иң көчле егет» – Ислам Мухсинов, Мөслим районы
- «Бию остасы» – Илсаф Хисамов, Әлки районы
- «Иң талантлы егет» – Таһир Шәйдуллин, Чаллы
«Тамашачылар мәхәббәте бүләге» өстәмә номинациясендә Әлки районы егете Булат Вәлиевҗиңде.
Финалда егетләр үзләре белән таныштырды, татар халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен һәм йолалары турында интеллектуаль уенда катнашты, җитезлек һәм зирәклектә ярышты. Шулай ук кул көрәше буенча иң яхшыларны ачыкладылар һәм Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы темасына кыска чыгыш тәкъдим иттеләр.
«Татар егете - 2023» конкурсы Чаллы Башкарма комитеты һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз