news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар драматурглары курчак театры өчен Шомбай турында пьеса язмаганнар

"Әкият" курчак театры репертуарын тулыландыру максатыннан пьесалар конкурсы игълан иткән.

Татар драматурглары курчак театры өчен Шомбай турында пьеса язмаганнар
Султан Исхаков

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар драматурглары курчак театрына Шомбай турында пьеса язып бирә алмаган. Нәтиҗәдә бу эшне башкарырга Санкт-Петербургта яшәүче режиссер һәм драматург Светлана Дорожко алынган. Театрның татар әсәрләренә кытлыгы турында «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров сөйләде.

“Безнең Шомбай исемле әкият героебыз бар. Заманында аны Сәләх Хөсни үзе язып сәхнәләштергән булган. Без бүгенге драматургларга әйтеп карадык, аны язучы булмады”, - ди театрның баш режиссеры.

“Нинди генә әсәр булмасын, ул, беренче чиратта, эчтәлеге белән җәлеп итәргә тиеш. Теге яки бу драматург белән эшләгәндә, без яңа темалар күтәрергә телибез. Шул нияттән пьесалар конкурсы игълан иттек. Әлегә аңа бүген куярлык пьеса килмәде. Көтәбез”, - диде Илдус Зиннуров.

Театр директоры Роза Яппарова көн кадагында булган темаларны күтәргән спектакльләр кирәклегенә басым ясады. Шундый әсәр булмаган очракта, театр хәтта моннан 30 ел элек Чыңгыз Айтматов әсәренә нигезләнеп Зөлфәтнең шигъри пьесасы буенча куелган “Гасырдан озын төн” спектаклен яңарту турында да уйлана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot