news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-дозор» квест-уенына гаризалар кабул ителә

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республикакүләм “Татар-дозор” квест уенын уздыра.

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган республикакүләм “Татар-дозор” квест уенына гаризалар кабул ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гаризаларны https://goo.gl/forms/clEL3TSR3dTUhuH42 сылтамасы аша кереп, 15нче апрельгә кадәр җибәрергә кирәк. Гариза җибәргән командаларга өй эше киләчәк. Аны башкару мәҗбүри. Өй эше буенча уенда катнашучы командалар сайланачак.

Уен 22нче апрельдә 10:00 сәгатьтән алып 16:00гә кадәр Казан шәһәрендә узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100