Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар дозор — 2021» квест уенында «Адымнар» һәм 15нче гимназия җиңүче дип табылды
Катнашучылар шәһәрдә мәгълүмат бер телдә генә тәкъдим ителгән урыннарны, шулай ук татарча хезмәтләр күрсәтеләме-юкмы икәнен ачыклаган.
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татар дозор — 2021» квест уенында беренче урын «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы һәм 15нче гимназиягә бирелде.
Икенче урынга — 37нче гимназия, өченче урынга 12нче гимназия һәм 9нчы мәктәп лаек булды.
«Иң оста төркем» номинациясендә — 27нче гимназия, «Иң иҗади төркем» — 159нчы лицей, «Иң өлгер төркем» — 15нче мәктәп, «Иң максатчан төркем» — 54нче мәктәп, «Иң тырыш төркем» номинациясендә — 1нче гимназия җиңде.
«Татар-Дозор — 2021» квест-уены алдагы ял көннәрендә узды. Квестта бары тик мәктәп укучылары гына катнашты. Катнашучылар шәһәрдә кулланучылар өчен мәгълүмат бер телдә генә тәкъдим ителгән урыннарны, шулай ук татарча хезмәтләр күрсәтеләме-юкмы икәнен ачыклаган.
Төркемнәр Казанның тарихи урыннары аша узган, иҗади биремнәр үтәгән. Быелгы квестка биремнәрне әзерләүдә Милли китапханә һәм Татар китабы йорты да катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз