news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар дозор — 2020» квест уены җиңүчеләре игълан ителде

Онлайн форматта үткәрелгән уенда иҗадилыкка һәм мөстәкыйльлеккә күбрәк игътибар иткәннәр.

«Татар дозор — 2020» квест уены җиңүчеләре игълан ителде
Салават Камалетдинов, архив

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татар дозор — 2020» квест уены быел беренче тапкыр онлайн форматта үтте. Аның нәтиҗәләре «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең туры эфирында игълан ителде.

«Быел балалар гугл карта буенча 73 урынга бәйле сорауларга җавап бирде. Укытучыларга да, укучыларга да ошады. Яхшы, сыйфатлы, әйбәт башкарылган эшләр күп булды. Бәя биргәндә күбрәк иҗадилыкка, оригинальлеккә, мөстәкыйльлеккә игътибар иттек», — диде Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Зөһрә Вилданова.

Беренче урын 15 татар гимназиясенә, икенче урын 4 татар гимназиясе, 145 лицейга һәм өченче урын 103 мәктәпкә бирелде.

«Иң оператив команда» дигән махсус номинациядә 85 мәктәп җиңде. Барлыгы егерме бер мәктәп катнашкан иде», — дип билгеләп үтте Зөһрә Вилданова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100