news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-Дозор - 2018” квест-уены тугызынчы тапкыр уздырыла

Квест-уенда 40 команда һәм ике йөздән артык кеше катнаша.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 22 апрельдә “Татар-Дозор - 2018” квест-уены тугызынчы тапкыр уздырылачак. Квест-уенда 40 команда һәм ике йөздән артык кеше катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Квест-уенда катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара: квестны беренче тапкыр үткәргән елда командалар саны 5-7 булса, быел, сайлау турыннан үтеп, урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 30, Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 10 команда катнаша.

Ике йөздән артык кеше, командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафе, кибет, аптекаларда татар теленең кулланылышын һәм ике телдә дә хезмәт күрсәтеләме, юкмы икәнлеген тикшерәчәк. Профессиональ белем бирү һәм югары уку йортлары командалары Яңа Татар Бистәсе буенча уен биремнәрен үтәсәләр, мәктәп командалары Иске Татар Бистәсе аша үтә торган маршрут буенча йөриячәкләр.

Командалар Казанның тарихи урыннарын үтеп төрле иҗади биремнәр эшләргә тиеш булачаклар. Мәсәлән, флешмоб, табышмакларга җавап бирү, социаль экспериментлар һ.б. Уен елдан-ел популярлаша. Быел уен “Инкыйраз” (“Исчезновение”) дип атала, аның нигезендә – Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту белән бәйле вакыйга. Бу елны бөтен Татарстанда һәм башка төбәкләрдә татар әдәбияты классигы, публицист, татар иҗтимагый эшлеклесе, “Ике йөз елдан соң инкыйраз” (“Исчезновение через двести лет”) романы авторы Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел булу сәбәпле күпсанлы чаралар һәм иҗади кичәләр үтте. Шул сәбәпле күп биремнәр әлеге әсәргә багышланган. Профессиональ белем бирү һәм югары уку йортлары командаларының уеннары стиль һәм формат буенча аерыла: оештыручылар аларга хоррор жанрындагы биремнәр әзерләгәннәр.

Мәктәп командаларының уены сәгать 10.00, югары һәм урта белем бирү уку йортларыныкы – 11.00 башлана.

Квест җиңүчеләре 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең гала-концертының төп өлешендә бүләкләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100