news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

tatar домены безнең бренд, "прописка" ул - Айдар Шәйхин

Сайлау алды кампаниядә tatar доменын кулланган оешмалар татар белән түгел, ә Татарстан белән бәйле булуны күрсәтте.

tatar домены безнең бренд, "прописка" ул - Айдар Шәйхин
Султан Исхаков

(Казан, 18 февраль, "Татар-информ"). "Гыйлем" фәнни-популяр ресурс интернет челтәрендә pro һәм tatar белән чыга. tatar домены өстенлекләре, популярлыгы турында “Татар-информ” агентлыгына фәнне татар телендә популярлаштыручы “Гыйлем” редакторы Айдар Шәйхин сөйләде.

“Әлеге доменны теркәү мөмкинлеге булгач, без аны теркәп куйдык. Бу татар дөньясының үз пропискасы, теркәү урыны. tatar домены безнең хыялыбыз иде.
Безгә нәрсә бирә? Безне ("Гыйлем"не) башка сайтлардан аерып тора. Дөрес, безнең ресурсның исеме татар телендә булгач та аерылып торабыз. Татар доменының өстенлекләре бар дип әйтә алмыйм. "Гыйлем" проектының tatar домены белән pro аермасы юк", - дип билгеләп үтте "Гыйлем" редакторы.

"Сайлау алды кампаниясендә tatar доменын оешмалар, шәхесләр кулланды. Күп кенә очракта бу татар белән түгел, ә Татарстан белән бәйле булуны күрсәтте. tatar безнең бренд булып калды. Күпләп tatar доменына күчү булмады. Ләкин хәзерге вакытта яшьләр эшли торган күпчелек яңа проектларны tatar домены белән терки", - диде Айдар Шәйхин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot