news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

.tatar доменлы исемнәрен теркәү башланды

Бүгенгә 150 халыкара, Россия, республика компанияләре һәм шәхси затлар доменлы исемнәр булдыру турындагы заявка бирде

 (Казан, 23 март, «Татар-информ»). Бүген .tatar зонасында доменлы исемнәрне ачык теркәү башланды. Доменлы исемнәрне теркәү мөмкинлеге интернет-ресурс булдыру планнары .tatar. домены миссиясенә туры килгән теләгән һәркемгә дә бирелгән.

Доменлы исемне теркәү өчен аккредитацияләнгән теркәүчеләрнең берсенә мөрәҗәгать итәргә яки теркәү сайты аша якынча заявка бирү зарур.

Бүгенгә 150 халыкара, Россия, республика компанияләре һәм шәхси затлар доменлы исемнәр булдыру турындагы заявка бирде, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100