news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

.tatar доменлы исемнәрен премиаль теркәү башланды

Премиаль теркәү берничә этапта узачак, аларның һәрберсендә теркәү бәясе ике тапкыр төшәчәк

  (Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Кичә .tatar доменлы исемнәрен премиаль теркәү башланды. Анда һәркем катнаша ала һәм кемнең беренчеләрдән булып иң җәлеп итүчән доменлы исемнәрне теркәргә теләве белән кызыклы булачак.

Премиаль теркәү берничә этапта узачак, аларның һәрберсендә теркәү бәясе ике тапкыр төшәчәк. Беренче этап 3-9 февральдә уза, 2 этап – 13-19февраль, 3 этап – 25 февраль- 3 март, 4 этап - 10-16 март.

Премиаль теркәү этабында .tatar доменлы исемнәренә заявкалар теркәү тәмамлангач та каралачак. Әгәр бер домен исемгә берничә заявка булса, гариза бирүчеләр арасында .tatar доменлы исемнәр реестры операторы куйган кагыйдәләр буенча ачык аукцион үткәреләчәк.

Искәртеп узабыз: ачык теркәү башланганчы (23 март), TMCH та теркәлгән товар билгеләре хуҗалары заявкалары буенча  "Affected Names" исемлегенә кертелгән .tatar доменында эксклюзив теркәү узачак.

.tatar доменын теркәү этаплары турындагы төгәлрәк мәгълүматны теркәү сайтыннан белергә була.

Доменлы исемне теркәү өчен аккредитацияләнгән теркәүчеләргә мөрәҗәгать итәү яки теркәү сайтыннан заявка бирү зарур.

23 марттан башлап, .tatar доменында доменлы исемне билгеле бәядән һәр теләүче терки ала, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100