Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татар дизайнерлары берләшергә тели
Дизайнерлар фикеренчә, берләшү инвесторлар җәлеп итү һәм яңа дәрәҗәгә чыгу өчен кирәк.

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Милли дизайнны популярлаштыру, абруен күтәрү максатыннан, татар дизайнерлары берләшергә тели. Бу хакта алар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Педагогия фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты, татар милли костюмы остасы Мәдинә Мәхмүтова татар дизайнерлары бер-берсен тулыландырып торырга, бердәм эш алып барырга тиеш, дип саный.
“Tatar Ornament” проекты җитәкчесе, дизайнер Ренат Сәфәров та бу фикер белән килешә. “Милли дизайнны көнкүрешнең төрле өлкәләрендә кулланып булса да, бу эш белән шөгыльләнүчеләр бик аз. 10-15 кеше белән генә татар дизайнын үстереп булмый. Без күп һәм бердәм булсак, ничек әйбәт булыр иде. Чын көндәшлек, яңа аудитория яулау өчен дизайнерлар җитми. Дизайнерлар күп булырга тиеш. Безгә ниндидер бер трендка әйләнеп, инвесторлар җәлеп итеп, ниндидер яңа дәрәҗәгә чыгарга кирәк”, - ди ул.

“Татар дизайнын үстерү өчен бергә-бердәм эшләргә тиешбез, дип саныйм. Күрешеп, тәҗрибә туплап, фикерләребезне бүлешеп эшләү уңай нәтиҗәләр бирәчәк”, - дип билгеләп узды милли костюмнар дизайнеры Нурия Зарипова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз