news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар әдипләре Уфаның Милли китапханәсенә китаплар бүләк итте

Башкорт дәүләт университетында Разил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан, заманча татар филологиясенә багышланган конференция узды.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ") Бу көннәрдә Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлегенә багышлап, Башкорт дәүләт университетында “Заманча татар филологиясенең актуаль мәсьәләләре” III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда катнашкан татар әдипләре Уфаның Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенә татар язучылары һәм шагыйрьләренең китапларын бүләк итте, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.

Татарстанның күренекле әдипләре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Разил Вәлиев һәм Илфак Ибраһимов, “Җыен” татар телен һәм мәдәниятен саклау фонды башкарма директоры Фуат Рафиков китапханә директоры Айгөл Моратова белән очрашкан, китапханә эшчәнлеге белән танышкан. Милли китапханә фондларына алар үз китапларын, шулай ук Габдулла Тукай, Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев һәм башка татар әдипләренең китапларын тапшырган. Разил Вәлиев үзенең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тупланган дискларын да бүләк иткән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot