news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дин галимнәре турында язылган китап дөнья күрде

“Чакыру” китабында җомга һәм гает вәгазьләре дә урын ала.

Татар дин галимнәре турында язылган китап дөнья күрде
Султан Исхаков

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 13 март көнне 10:00 сәгатьтә Казанның Апанай мәчетендә “Чакыру” китабының икенчесе тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз, Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” дип исемләнгән беренче китабы 2012 елда чыкты. Хәзрәтнең бу беренче хезмәте, һәм монда 26 үрнәк вәгазь урын алган иде. Китапта мөбарәк кичәләр, тәүбә-истигъфарлар, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), хәнәфи мәзһәбенең әһәмияте, әдәп-әхлак хакындагы вәгазьләр дә бар.

Мәчет муллалары арасында да зур кызыксыну уяткан хезмәтнең дәвамы буларак, Нияз хәзрәт “Чакыру” китабының икенчесен дә әзерләде.

“Чакыру" китабының икенче кисәге басылып чыкты, - ди Нияз хәзрәт Сабиров. - Бу яңа хезмәтем өч өлештән тора. Беренче өлештә - җомга, гает һәм никах хөтбәләре тәрҗемәләре белән урнаштырылган. Икенчесендә җомга һәм гает вәгазьләре урын ала. Ә өченчесендә мәкаләләр кертелде. Монда татар дин галимнәре турында мәгълүматлар табарга мөмкин”.

13 март көнне Апанай мәчетендә узачак китап бәйрәменә чакыру кәгазе белән керергә мөмкин булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100