Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар дин галимнәре-мәгърифәтчеләре фикерләрен өйрәнү һәм популярлаштыру мәсьәләсе буенча “түгәрәк өстәл” уздырыла
Катнашу өчен 25 февральгә кадәр язылырга була
(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). 26 февраль көнне сәгать 14.00дә ТР Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәгендә “Татар дин галимнәре-мәгърифәтчеләре фикерләрен өйрәнү һәм популярлаштыру мәсьәләсе” дигән темага “түгәрәк өстәл” уздырыла. Аның кысаларында татар дин галимнәре мирасының өйрәнелү дәрәҗәсе һәм заманча юнәлешләре; татар дин галимнәре фикерләренең XXI гасырда актуальлеге һәм аларга булган ихтыяҗ; татар дин гыйлемен популярлаштыру һ.б көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак.
Чыгыш ясау вакыты – 5-7 минут. Катнашу өчен гаризалар 25 февральгә кадәр кабул ителә, диелә ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәрендә. Элемтә өчен ascoldan@gmail.com адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз