Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар дин әһелләренең координацион шурасы нигезләмәсе расланды
БТК БКның дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү комиссиясе эшләде
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Россия Ислам институтында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү комиссиясе эшләде. Утырышны комиссия рәисе, РИИректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, билгеле булганча, дини оешмалар, дин әһелләре белән эзлекле һәм даими рәвештә эш алып бара. Ел саен татар имамнары форумы үтә. Милләтебезне саклап калган Ислам дине бүгенге көн шартларында да шушы изге миссия алга таба барсын өчен 2014 ел форумында Татар дин әһелләренең координацион шурасы төзү турында принципиаль карар кабул ителде, аны оештыру җыелышы көзен уздырылды. Башкарма комитет утырышында нигезләмә проекты тәкъдим ителде, аның буенча фикер уртаклашынды.
Шулай ук утырыш вакытында Болгарда Ислам мәгариф үзәген кору, әлеге оешманың нигезләмәсе проектын карау да үтте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз