Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татар дин әһелләре форумы турында: Бөтен илдән дин әһелләрен туплаучы бердәнбер мәйданчык
16-18 май көннәрендә Казанда hәм Болгарда «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләренең форумы узачак. Ул Россия Федерациясенең 74 төбәгеннән 1 меңнән артык имамны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен, жәмәгать эшлеклеләрен hәм экспертларны берләштерәчәк. «Татар-информ» чараның программасы һәм үзенчәлекләре белән таныштыра.
Данис Шакиров: «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы – иң зур казанышларыбызның берсе»
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров форумның мөһимлеген һәм аңа охшаш чараларның булмавын ассызыклады.
«Әлеге җыен Казанда узучы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында үтүе белән дә әһәмиятле. Бу – Бөтендөнья татар конгрессының иң зур казанышларының берсе, чөнки татар дөньясыннан һәм барлык илдән дин әһелләрен туплый торган бердәнбер мәйданчык», – диде ул.

Данис Шакиров
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Форум 16 май көнне делегатларны каршы алу һәм Казанның тарихи мәчетләрендә («Кол Шәриф», «Мәрҗани», «Апанай», «Кабан арты», «Казан нуры» мәчетләре) җомга намазын укудан башлана. Шул ук көнне 16:00 сәгатьтә «Казан» агросәнәгать паркында форумның тантаналы ачылышы узачак.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында агросәнәгать паркында безнең аерым күргәзмә оештырылачак. Анда без Россиянең хәләл-индустриясе белән таныштырачакбыз, шуңа күрә ачылыш та шунда узачак. «Милли тормыш» һәм «дин» дигән ике төшенчә татар дөньясы өчен аерылгысыз төшенчәләр. Гадәттә хәләлне азык-төлек белән генә бәйлиләр, ләкин хәләл ул – тулы бер яшәү рәвеше, индустрия», – дип искәртте Данис Шакиров.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
17 май көнне «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак. Пленар өлештән соң 4 тематик дискуссион мәйданчыклар эшли башлый.
18 май, форумның соңгы көне, традицион рәвештә делегатларның Болгар шәһәренә баруы һәм «Изге Болгар җыены»нда катнашуы белән тәмамланачак. Биредә «Тәүбә» йоласын үткәрү, тантаналы ачылыш, җәмәгать белән өйлә намазын уку каралган. «Изге Болгар җыены»ның тантаналы ачылышы 11:00 сәгатьтә булачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Форумда 4 дискуссион мәйданчык эшләячәк
Форум кысаларында дискуссион мәйданчыкларда актуаль булган темаларга кагылышлы чыгышлар яңгыраячак, соңыннан катнашучылар кызыксындырган сорауларын да бирә алачаклар.
«Быел электрон теркәлү вакытында һәрбер дин әһеленең үзләрен борчыган мәсьәләгә тукталу, сайлау хокукы бар иде. Алар үзләренең теләкләрен белдерделәр. Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы дин әһелләренең советы фикерләшүе нигезендә 4 дискуссион мәйданчык оештырылды», – дип әйтте Данис Шакиров.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Данис Шакиров билгеләвенчә, һәрбер тема да бик актуаль һәм халыкта зур кызыксыну уята. Форум эшчәнлеге барышында алдагы темалар каралачак: «Хәләл» индустриянең бүгенге халәте», «Халкыбызның дини нигезе – Хәнәфи мәзһәбе», «Ватанны сөю – иманнан», «Ватанны саклауда дин әһеленең роле», «Мәгърифәтче, дин әһеле К.Насыйриның 200-еллыгы: Татарларда мәгърифәтчелек традицияләре».
Марс Тукаев: «Делегатлар арасында өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә күп»
Бөтенроссия татар дин әһелләренең форумында 74 төбәктән 1049 делегат катнашуы көтелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев хәбәр итте.
«Барлык төбәкләрдән дә диярлек катнашучылар көтелә, шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикалары да катнашачак», - дип билгеләде ул.
Марс Тукаев
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Катнашучы делегатларның 902се – ир-атлар, 147се – хатын-кызлар. «Хатын-кызлар имамнар форумында нишли» дигән сорау туганда, аларның күбесе – мөфтиятләрнең матбугат хезмәткәрләре вәкилләре һәм мәдрәсәләрдә, мәчет каршында эшләп килүче мәктәпләрдә белем бирүче мөгаллимәләр», – дип аңлатты Марс Тукаев.
Форумда катнашу теләген өлкән буын вәкилләре генә түгел, ә яшьләр дә белдергәннәр. Иң яшь катнашучылар 2007нче елгы, алар – өчәү. Берсе – Ижау мәчетләренең берсендә мөгаллимә булып торучы Әмрия Мөфтәхетдинова, икенчесе – Мәскәү шәһәреннән, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте аппаратында сәркатиб Йосыф хәзрәт Аширов, өченчесе – Оренбург өлкәсенең Кряжа авылы имамы Камил хәзрәт Идиатуллин.
«Иң өлкән катнашучы исә 1937нче елгы. Ул – Марий Эл Республикасының Мари-Турек бистәсе имам-хатыйбы Даниял хәзрәт Фәйзрахманов», – ди Марс Тукаев.
Иң зур делегация Башкортостан Республикасыннан килә. Күрше республикадан 119 кеше көтелә. Бу Башкортостанның барлык районнарын да үз эченә алган бик зур делегация булуын хәбәр итте оештыручылар.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз