news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар дин әһелләре форумы делегатлары «Russia Halal Expo 2023» күргәзмәсе белән танышты

Татар дин әһелләре форумы делегатлары «Russia Halal Expo 2023» күргәзмәсе белән танышты
Бөтендөнья татар конгрессы сайты

«Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары «Kazan Expo» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIVнче Халыкара икътисад форумы кысаларында оештырылган «Russia Halal Expo 2023» күргәзмәсе белән танышты.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә торган татар дин әһелләре форумының беренче көне. Меңнән артык делегат Казанга килде. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәгә делегатлар «Казан» агросәнәгать паркында уза торган халыкара хәләл маркет белән танышачак. 

  • 19-21 май көннәрендә «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уза.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot