news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар дәүләт филармониясенең яңа сезоны Илһам Шакировка багышланган концерт белән ачыла

Татар дәүләт филармониясенең яңа сезоны Илһам Шакировка багышланган концерт белән ачыла
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең 89 сезонына багышланган матбугат очрашуында оешманың директоры Кадим Нуруллин яңа сезонда 36 жанрдагы 200дән артык концерт көтелүен әйтте.

«Бездә «сезон ачылу һәм ябылу» дигән әйбер очраклылык кына, чөнки кайсыдыр коллектив ялга китә, ә икенчесе эшләп кала. Шуңа күрә филармониянең туктап торганы юк, филармония 24 сәгать буена эшли торган оешмаларның берсе. Бер ел алга безнең һәрбер концертыбыз әзер», – диде ул.

Филармониянең 89 сезоны 21 август көнне башланып китә. «Сезон Илһам абый Шакировның 90 еллыгына багышланган «Илһамлы фестиваль» дип аталган концерт белән башлана. Илһам Шакиров премиясе лауреатларын җыйнап, әлеге матур концертны 21 август көнне тагын бер кат уздырачакбыз», – диде Кадим Нуруллин.

Сүз уңаеннан, ул «Пирамида» концертлары залы каршында урнашкан бакчага Илһам Шакиров исеме бирелүен һәм киләчәктә биредә җырчының скульптурасы урнаштыралачагын дә искә алып китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot