news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар дәүләт филармониясе нәфис сүз остасы Айрат Арслановның каберенә зиярәт кылу оештыра

Татар дәүләт филармониясе нәфис сүз остасы Айрат Арслановның каберенә зиярәт кылу оештыра
Салават Камалетдинов/архив

13 апрельдә 10.00 сәгатьтә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены иясе Айрат Арслановның каберен зиярәт кылу оештырыла.

«Быел апрель аенда татар халкының мәшһүр сәхнә остасы, зыялы шәхес, Айрат Арслановның тууына 95 ел булды. Шул уңайдан, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе күренекле нәфис сүз остасын искә алу йөзеннән, аның каберен (Казанның Яңа бистә Татар зираты, Пригородная ур.1 йорт) зиярәт кылу һәм чәчәкләр салуны оештыра», - дип хәбәр итә Татар дәүләт филармониянең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot