news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дәүләт филармониясе Илһам Шакиров каберенә зиярәт кылу оештыра

Чарада җырчының сәхнәдәшләре, Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм артистлары катнашыр дип көтелә.

Татар дәүләт филармониясе Илһам Шакиров каберенә зиярәт кылу оештыра
Салават Камалетдинов/архив

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 15 февральдә 10:00 сәгатьтә РСФСР һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров каберенә зиярәт кылуны, чәчәкләр салуны оештыра.

«15 февральдә – татар халкының бөек җырчысы, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакировның туган көне. Шул уңайдан, аны искә алабыз. Чарада мәшһүр җырчыбызның сәхнәдәшләре, Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары һәм артистлары катнашыр дип көтелә», - дип хәбәр итте филармониянең матбугат үзәге.

  • Илһам Шакиров - (1935 елның 15 февралендә ТАССРның Тукай районы Яңа бүләк авылында туа – 2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012).
  • ТАССРның (1964), РСФСРның (1974), атказанган артисты, ТАССРның (1969), Каракалпакстан АССРның (1981), РСФСРның (1983) халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970), Казан шәһәре һәм Сарман районының шәрәфле ватандашы (2006), «Халыклар дуслыгы» ордены (1986), «Алтын аполлон» бүләге (2000) иясе, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре» өчен орденының беренче кавалеры, Россиянең «Лучшие люди России» дип исемләнгән Югары иҗтимагый бүләге иясе.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100