news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дәүләт филармониясе балаларны Яңа ел әкияте тамашасына чакыра

Татар дәүләт филармониясе балаларны Яңа ел әкияте тамашасына чакыра
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Кечкенә Тылсымчының Яңа ел тамашасы» дип аталган мавыктыргыч музыкаль спектакльнең премьерасы була. Филармония яшь тамашачыларны Татарстанның атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендә ТР Филармония джаз-оркестрының яңа музыкаль спектакленә чакыра.

«Кечкенә Тылсымчының Яңа ел тамашасы» – әкият иҗат иткән малайның кинәт үзе дә шунда эләгүе турындагы мавыктыргыч тарих. Тылсымчы махсус йөкләмә әйтеп, үзенең тылсымлы таягын малайның кулына ышанып тапшыра һәм шоу башлана. Ай патшабикәсе, Карлсон, Маша, Аю, Шәрык патшабикәсе һәм башка әкият геройлары белән бергә Кечкенә тылсымчы Мәкерле явызны җиңә. Тылсымлы биремне башкарып, Кыш Бабай, Кар кызы һәм тугры дуслары белән озак көтелгән, әкияти Яңа елны каршы ала. Әти-әниләр һәм кечкенә дусларыбызны матур, тылсымлы маҗараларга бай булган, мавыктыргыч әкияттә көтеп калабыз!» - дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Әкият тамашасын 4 һәм 5 гыйнварда Филармония концерт залында карап була. Тере тавыш, матур костюмнар, интерактив, актерларның менә дигән уены, яраткан әкият геройлары, Кыш бабай, мавыктыргыч сюжет көтелә. Спектакль антрактсыз бер сәгать бара. Яшь чикләве: 0+ (5 яшькә кадәр балаларга керү бушка). Куючы режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100