Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар дәүләт филармониясе бакчасында Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Бүген, 21 майда, Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында профессиональ татар эстрадасына нигез салучы җырчы Рәшит Ваһапов истәлегенә багышланган «Ваһапов фестивале» лауреатлары концерты узды. Концерт Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте, быел җырчының тууына 117 ел тулды. Искә алу тантанасын Рәшит Ваһапов исемендәге фонды тарафыннан оештырды.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Чарага килгән кунакларны Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов сәламләде.
«Безнең каршыбызда Рәшит Ваһаповның мәһабәт һәйкәле. Рәшит Ваһаповның сынын гәүдәләндергән һәйкәлләр, бюстлар башка төбәкләрдә дә бар һәм тагын берничәсе әле әзерләнә. Рәшит Ваһаповка багышлап поэмалар, шигырьләр, романнар языла. Казанның 171 мәктәбендә аның музее эшли. Димәк ул безнең мәгариф, тәрбия системасына да тәэсир иткән шәхес. Еллар үткән саен Рәшит Ваһаповның татар җыр сәнгатенә генә түгел, татар мәдәниятенең барлык өлкәләренә дә йогынтысы артканнан арта дигән сүз. Бу тагын бер тапкыр җырчының бөеклеген, зурлыгын раслый», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
- Тантана Филармония бакчасында «Ваһапов фестивале» лауреатлары концерты белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз