Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар дастаннары турында яңа китап дөнья күрде
Китап 300 данә тираж белән басылып чыккан.
(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанованың “Дөнья цивилизациясендә татар дастаннары” дигән китабы басылып чыкты. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.
“Татар халкында дастаннар бик күп. Аларның бик күп төрле кулъязма вариантлары сакланган. Дастаннарны халыкка таныту кирәк, шуңа күрә бу китапны язарга уйладым”, – диде Лилия Мөхәммәтҗанова.
Аның сүзләренчә, үзенең фәнни хезмәтләрендә ул төрки халыклардагы дастаннарны тикшергән.
Китап 300 данә тираж белән басылып чыккан.
- Лилия Мөхәммәтҗанова – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Халык иҗаты бүлегендә баш фәнни хезмәткәр, филология фәннәре докторы, доцент. Аның 2000 елда “Төрки халыклар иҗатында “Чура батыр” дастаны” кандидатлык һәм 2014 елда “Татарский эпос: книжные дастаны” докторлык диссертацияләре аерым китап булып басылып чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз