Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар дөньясы//Ринат Закиров: «МИЛЛӘТЕБЕЗ БАЙ ҺӘМ КӨЧЛЕ БУЛСЫН!»//22декабрь, №52
Газиз милләттәшләр! Менә тагын бер ел вакыт узып китте. Узган елның нәтиҗәләрен күздән кичергәндә, беренче чиратта, башкарылган эшләр турында әйтеп китәргә кирәктер.
Алар, нигездә, безнең III корылтайда кабул иткән мөһим карарларга таянып алып барыла. Мәгърифәт, мәдәният, дин, туган телебезне саклау, эшмәкәрлек — болар БТК Башкарма комитетының һәрдаим игътибар үзәгендә торган мәсьәләләр.

Әйтергә кирәк, соңгы вакытта без канатланып, зур канәгатьлек хисе кичереп, милли эшләр алып барабыз. Аларның ил һәм дөнья күләмендә дә нәтиҗәләре күренә башлады. Хәтерлисездер, күптән түгел, Петербургта уздырылган II Россия ватандашлары конгрессында Россия президенты В.В.Путин һәм Татарстан илбашы М.Ш.Шәймиев тарафыннан татар конгрессының эшчәнлеге югары бәяләнде. Бу безгә алга таба өмет белән карарга таяныч һәм эшебезне куәтләндерергә этәргеч булып тора.
Ел дәвамында уздырылган зур чаралар дигәндә, мин IV Бө- тенроссия татар укытучылары корылтаен телгә алыр идем. Шулай ук милләт тарихында калырлык вакыйгалардан II Бө- тендөнья татар яшьләре форумын да күздә тотарга кирәк. Әлеге чараларның икесенә дә күтәренке рух, тирән эчтәлекле фикер алышулар хас булды. Күңелгә сеңеп калганнардан җәй уртасында уздырылган изге Болгар җыены да аерым урын алып тора. Анда катнашкан милләттәшләребез — төрле төбәкләрдән килгән 20 меңгә якын дин кардәшләребез рухланып, пакьләнеп, хозурланып кайтып киттеләр. Бу җыен да милләтебезнең рухи-мәдәни тормышына кертерлек лаеклы чара булды.
Сез беләсез, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үз эшен төрле юнәлешләр- дәге 7 комиссия нигезендә алып бара. Ул комиссияләрнең милли җанлы белгечләрдән торган активлары да бар. Әле күптән түгел генә бөтен комиссияләрне җыеп, фикер алыштык һәм эш нәтиҗәләренә йомгак ясадык. Безнең еллык җыеныбыз шушы комиссияләр тәкъдимнәренә нигезләнеп уздырыла да инде. Бөтен комиссияләр турында да сөйләп тормасам да, кайберләренә аерым тукталмый кала алмыйм.
Без үзебезнең эшчәнлегебезне фәнгә таянып алып барырга тырышабыз. Әйтик, Башкарма комитет каршында этномониторинг үзәге эшләп килә. Һәм бөтен комиссияләр дә, нигездә, шушы үзәкнең мәгълүматларын һәм анализларын актив файдалана.
Халыкара мөнәсәбәтләр комиссиясе эшчәнлеге соңгы вакытта уңай якка үзгәрде. Бүген дөньяның 37 илендә 146 татар оешмасы эшли һәм алар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән даими элемтәдә тора. Бу элемтәләрнең зур өлеше Интернет челтәре аша алып барыла. III корылтайда кабул ителгән карар нигезендә, Халыкара мөнәсәбәтләр комиссиясе каршында махсус юридик комитет оештырылды һәм ул шактый нәтиҗәле эшләр дә башкарырга өлгерде. Монда төп юнәлеш — милләттәшләребезнең хокукларын яклау һәм аларны төрле җәбер-золымнардан саклау. Бүген инде авыз тутырып әйтә алабыз: Чиләбе өлкәсендәге “Маяк” атом ширкәтеннән зыян күргән милләттәшләребезнең хокукларын яклап, судларда катнашып, без җәмәгатьчелекне күтәрә алдык. Һәм, нәтиҗәдә, соңарып булса да, ниһаять, дәүләт зыян күргән кешеләргә тиешле акчаларны бирә башлады. Зур фаҗигагә дучар ителгән милләттәшләребезнең язмышы белән бәйле мондый четерекле мәсьәләләрне хәл итүдә БТК Башкарма комитет әгъзасы, танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия ханым Бәйрәмова, Башкарма комитет юристы Роза Фәрдиеваның фидакарьлеген билгеләп үтәргә кирәк. Әлбәттә, юридик комитет оештыру әйбәт. Ләкин аңа ышанып кына кул кушырып утырырга ярамый: һәр татар кешесе үз хокукларын үзе якларга өйрәнсә, дөресрәк булыр иде.
Милләттәшләребезнең төрле сайлауларда җиңүләрен, хакимият даирәләренә үтеп керүләрен куанып кабул итәбез. Быелгы сайлауда гына да Әстерхан өлкә җыенына Әнвәр Алмаев, Свердловск өлкә җыенына Ренат Садриев, Чуашстан Дәүләт шурасына Кыяметдин Мифтахетдинов, Оренбург өлкә җыенына Илдус Дәүләтовлар сайланды. Дистәләгән милләттәшләребез җирле муниципаль оешмаларга үттеләр. Мәгълүм ки, күп кенә регионнарда татар милләтеннән булган кешеләр җаваплы һәм шактый дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Үз төбәкләрегездә сез аларның исемнәрен яхшы беләсез. Әгәр без БТК Башкарма комитеты каршында мондый шәхесләрнең мәгълүмат банкын булдырсак, безнең эшчәнлегебез, һичшиксез, тагын да нәти- җәлерәк барыр иде.
Шөкер, бүген милләттәшләребез икътисад өлкәсендә дә шактый уңышларга ирешәләр. Татар эшмәкәрләренең саны елдан-ел арта бара. Шушы көннәрдә генә узган эшмәкәрләр форумында да бу хакта җитди сөйләшү булды. Әйе, бүген базар шартларында бай, хәлле булу мәслихәт, чөнки акчасыз мәдәниятне, мәгарифне үстерү мөмкин түгел. Ә безнең уңышлы эшмә- кәрләребез бүген шактый күп. Уральск шәһәрендәге бизнесмен Рифат Хәйрулин Тукайның иҗат бишеге булган бу шәһәрдә аның шушы көннәрдә ачылачак музеен һәм Татар мәдәният үзәген төзүне үз өстенә алды. Сарытау шәһәреннән Эдуард Ганиев, Омскидан Тамир Алимбаев, Мәскәүдән Ильяс Мөслимов, Екатеринбургтан Альберт Афзалов һәм Ринат Садриев, Саранскидан Шамил Бикмаев, Ульяновскидан Фәрит Әюпов, Тольяттидан Җәмил Вәлиуллин, Самарадан Фәхертдин Канюкаев һәм башка бик күпләр татар мәдәниятенә һәм мәгърифәтенә керткән өлешләре өчен халкыбызның олы рәхмәтенә лаек. Киләчәктә бу кешеләрнең исемнәре, һичшиксез, милләтебез тарихына теркәләчәк.
Мөхтәрәм милләттәшләр! Сез беләсез, узып бара торган ел Татарстанда Әдәбият һәм сәнгать елы дип игълан ителгән иде. Шушы ел кысаларында Казанда да, Россия төбәкләрендә дә Тукаебызның — 120, Муса Җәлилнең һәм Сара Садыкованың тууларына 100 ел тулуга багышланган төрле мәдәни чаралар уздырылды.
Безнең халык гомер бакый җырга-моңга сәләтле һәм без, эшчәнлегебездә шуны истә тотып, мәдәни чаралар үткәрүдә һәрдаим ярдәм итәргә тырышабыз. Безнең мәдәни багланышлар, шөкер, ике яклы. Татарстан артистлары милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләргә, ә төбәк вәкилләре Татарстанга килеп, тамашачыларны сөендерәләр. Мәсәлән, быел Омскидагы “Умырзая” фольклор ансамбле, Чиләбе өлкәсенең сәнгатькәрләре концерты булып узды. Төрле регионнарда татар музыка фестивальләрен уздыру матур бер традициягә әверелде. Ә кайберләре үзләренең тормышчанлыгын, милләтебезгә кирәк булуларын инде күптән исбатладылар.
Казакъстанның Җидепулат (Семипалатинск) шәһәрендә “Иртеш моңнары” фестивале, милләт җанлы Габделхак Ахунҗанов тырышлыгы белән бер дистә ел элек башланып китеп, бүгенгәчә уңышлы дәвам итә. Күрше Чуашстандагы Фәрит Гыйбатдинов тарафыннан оештырылган “Урмай моңы” фестивале озын гомерле булды һәм Россиядә танылуга иреште. Сарытауда исә дистә ел инде “Идел йолдызлары” фестивале үткәрелә. Украина татарлары тормышында менә инде берничә ел зур мәдәни вакыйга “Киев сандугачы” — Халыкара төрки-татар музыка фестивале уздырыла. Алар эчтәлеге белән дә, катнашучыларның профессиональлеге ягыннан да милләттәшләребезгә көчле рухи күтәрелеш бирә. Мондый фестивальләрнең исемнәрен санап үтү генә дә мәдәни хәрәкәтнең масштабларын күзалларга ярдәм итә: “Сөембикә варислары” (Ялта, Кырым), “Энҗе бөртекләре” (Мәскәү), “Ягымлы яз”, “Яшьләр сәхнәсе”, Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале (Казан), “Себер йолдызлары” (Новосибирск), “Урал сандугачы” (Свердловск), “Татар җаны” (Магнитогорск), “Идел йолдызлары” (Сарытау), “Дуслык җыры” (Башкортстан, Нефтекамск), “Таң йолдызы” (Төмән) һәм башкалар. Өс- тәвенә, быел Киров, Пермь һәм Ульяновск өлкәләрендә Татар мәдәнияте һәм әдәбияты көн- нәре дә уздырылды.
Татар мәдәни тормышы киң колачлы һәм күпкырлы. Язучыларыбыз, шагыйрьләребезнең иҗат чишмәләре саекмый. Нәшриятларыбыз китапларны дистәләгән исемдә бастырып чыгара. Китап тарату эшендә БТК Башкарма комитеты да читтә калмый. Без меңләгән китапларны, дәреслекләрне Россия төбәкләренә, төрле илләргә һәрдаим җибәреп торабыз. 2006 елны гына да Башкарма комитет киң җәмәгатьчелекне кызыксындырган берничә китапны тәкъдим итү кичәсе уздырды. Шулар арасында Пенза өлкәсеннән данлыклы Урта Әләзән авылы тарихына багышланган Ринат Мәрданов һәм Наилә Кытаеваның зур хезмәте, язучы Фәүзия Бәйрәмова һәм тарихчы-галим Фәйзелхак Ислаевның милли каһарманыбыз Батыршага багышланган китаплары, Башкортстанда яшәп иҗат итүче милләттәшебез Мирсәй Гарифның Тукай турындагы “Шагыйрь мәхәббәте” дигән әсәре бар. Аларны укучыларга тәкъдим итү мәдәни тормышыбызда күркәм вакыйга булды.
Әйе, татарның мең ел дәверендә китаплы булуы белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Ләкин күңелне борчыган нәрсәләр дә бар. Китап укучылар саны, бигрәк тә яшьләр арасында, елдан-ел кими, дәүләтнең китап тарату системасы таркалып бара. Алга таба да мәдәниятле халык булып калырга теләсәк, безгә китаптан һич тә аерылырга ярамый. Бу хакта төптән уйланылган, чаралар күрергә вакыт. Татар җәмәгать оешмаларына да бу эштән читтә калмаска кирәк. Казанда дөнья күргән татар китапларын халкыбызга җиткерү — сезнең бурычыгыз.
Татар мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше, инде бөтен дөньяда танылып килгән Сабан туйлары турында әйтми калу мөмкин түгел. Аларны оештыру да, уздыру да безнең эшчәнлегебездә бик мөһим урын алып тора. Ел саен, Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә, бөтен Россия күләмендә татар җәмгыятьләре вәкилләрен җыеп, махсус курслар уздырабыз. 2006 елда гына да андый әзерлек курсларында 186 кеше белем алды. Сабан туйларын тәэмин итү йөзеннән, төбәкләргә махсус рәвештә әләмнәр, музыкаль язмалар, көрәш сөлгеләре һәм башка кирәк-яраклар, әсбаплар таратылды. Бу мөһим эшне Татарстан хакимиятләре ярдәменнән башка күз алдына китереп булмый. Хәзер республика районнары һәм шәһәрләре делегацияләре Россия төбәкләренә чыгып, андагы Сабан туйларына яңа төсмер биреп, дәрт, куәт өстиләр. Мондый тырышлык үзенең нәтиҗәсен дә бирә: милли бәйрәмебез дөньякүләм киңлекләргә чыкты. Быел алар Россиянең 67 төбәгендә һәм 12 чит илнең 30 шәһәрендә күтәренке рухта, оешкан төстә уздылар. Шулай итеп, татарның милли бәйрәме Америка, Австралия, Азия, Европа кыйтгалары буйлап атлый. Татарстан илбашы М.Ш.Шәймиевнең бәйрәм котлавы Сабан туйларының аерылгысыз билгесенә әверелде. Ул милләттәшләребезнең рухын гына күтәреп калмый, ә аларга тарихи ватаннарының сулышын җиткерә. Без Сабан туен татар халкының мирасы сыйфатында ЮНЕСКО исемлегенә теркәүне юкка гына күтәрмибез. Чөнки ул үзенә бер гомумфедераль брэндка әверелеп бара. Шуңа күрә, М.Ш.Шәй- миевнең II Россия ватандашлары конгрессында ясаган чыгышында чит илләрдә Сабан туйларын уздыруда Россия тышкы эшләр министрлыгына да катнашырга, һәм аның чыгымнарын федераль хөкүмәт программасы нигезендә капларга тәкъдим итүе бик урынлы булды.
Үзегез беләсез: Сабан туеның күрке — милли көрәш. Ул татарның көч-куәтен, гайрәтен, ярышта җиңү дәртен чагылдыра. Бүген көрәш бәйгеләре ел дәвамында төрле төбәкләрдә үткәрелеп тора. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты инициативасы белән, былтыр Россиянең татарча милли көрәш федерациясе оешты һәм быел ул Мәскәүдә теркәлде. Бүген аның бүлекчәләре Саранск, Йошкар-Ола, Томск, Екатеринбург, Пермь, Чиләбе шәһәрләрендә эшләп киләләр. Былтыр Россия чемпионаты Татарстанның Чаллы шәһәрендә узса, быел — мәркәзебез Казанда. Әле күптән түгел генә Екатеринбург шәһәрендә Бөтенроссия татарча көрәш турниры булды һәм анда шәрәфле кунак сыйфатында Татарстан президенты М.Ш.Шәймиев тә катнашты. Шундый ук бәйге көз көне Ижевск шәһәрендә уздырылган иде. Татарча көрәшнең тәрбияви әһәмиятен дә искә алсак, моның милләтебезгә никадәр кирәкле эш булуын аңлыйсың.
Тәрбия хакында сүз кузгаткач, яшьләребез турында әйтмичә булмый. БТК Башкарма комитеты яшьләр мәсьәләсенә дә зур игътибар бирә. Инде әйткәнемчә, быел җәй көне уздырылган II Бөтендөнья татар яшьләре форумы милләт тарихында тирән эз калдырырлык вакыйга булды. Аның эшендә Россиянең 47 төбәгеннән, 19 чит илдән һәм Татарстанның үзеннән 600гә якын делегат катнашты. II форумның эше, беренчесенә караганда, сыйфат, күтәрелгән проблемалар һәм башка күрсәткечләр ягыннан күпкә өстенрәк булып чыкты. Бу юлы җыенга милли рухлы, әзерлекле һәм тагын да фикерле яшьләр килде. Моны аларның чыгышларыннан, форумда кабул ителгән җитди карарлардан, дискуссияләрдән, мәдәни чаралардан да яхшы күрдек. Шөкер, яшьләребезнең өметле өлеше шактый икән, аларны битарафлык басмаган. Димәк, милләтебезнең киләчәге бар. Форумда яңа җитәкчелек, башкарма структуралар оештырылды. Шунысы да сөендерә: яшьләр форумына “Үzебеz” яңа буын хәрәкәтенең кушылып китүе бик өметле күренә. Яшьләребезнең туган тел мохитен киңәйтүе, милли сәнгатьтә яңа җанрлар булдыруы, мәгълүмат чараларында һәм Интернет челтәрендәге активлыгы — болар барысы да заманча эшләү үрнәкләре. Безгә, өлкәннәргә, төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге татар җәмгыятьләренә яшьләрнең эшчәнлегенә басым ясамыйча, дорфалык күрсәт- мичә, ярдәм итеп тору мәслихәт.
Мәгълүм булганча, яшьлек — ул яктылыкка, белем алуга омтылу чоры. Шуңа күрә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, үз эшчәнлегендә мәгариф мәсьәләләренә аерым игътибар биреп, яшьләргә югары уку йортларына юл ачуда ярдәм күрсәтергә тырыша. Инде 3 ел дәвамында Татарстан вузларына чит төбәкләрдән һәм БДБ илләреннән абитуриентлар кабул ителә. Саннар шуны күрсәтә: әгәр 2003 елда Россия төбәкләреннән укырга керүчеләр саны 66 кеше булса, 2004 елда алар 78гә, 2005 елда 87гә, ә инде быел бу сан, икеләтә артып, 164кә җитте.
Шуның өстенә, Федераль Мә- гариф министрлыгыннан һәр елны 60 кешелек квота алына. Бу безнең Башкарма комитет өчен дә, Татарстан җитәкчелеге өчен дә җиңел генә бирелә торган эш түгел. Шунлыктан, бу тырышлыкның кадерен дә белергә кирәк. Менә инде өч ел рәттән якын чит илләрдәге вәкиллекләребез дә, оешмаларыбыз да бу мөмкинлектән файдаланмыйлар. Нәтиҗәдә, кайберәүләр тарафыннан күрсәтелгән мондый битарафлык, шундый авырлык белән җайга салынып килгән системаны камилләштерү урынына, аны таркатуга китерә. Кыскасы, БДБ илләрендәге милли лидерларга тиешле нәтиҗә ясарга һәм алдан ук моның чарасын күрергә кирәк. Татарстан уку йортлары җитәкчеләре безгә ярдәм итәргә әзер. Алар хәтта махсус комиссияләр оештырып, керү имтиханнарын урыннарга барып кабул итә башладылар. Әлбәттә, бу милләттәшләребез хәлен күпкә җиңеләйтә, аларның юл һәм яшәү чыгымнарын да шактый киметә. Шуңа күрә, җирле татар оешмалары бу мәсьәләне хәл иткәндә тәрбияле, әхлаклы яшьләрне сайлап алсалар дөрес булыр иде. Күрәсез, эш, әлеге дә баягы, тәрбия, гаилә проблемаларына кайтып кала.
Билгеле инде, милли рух гаиләдә тәрбияләнә. Татар гаиләсе үзенә генә хас тәрбия алымнарын, халыкның динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, үз-үзен тоту рәвешен, әхлак нормаларын сеңдереп, камилләштереп, буыннан-буынга яшәтеп килә. Әмма, җәмгыять белән бергә, бүген татар гаиләсе дә шактый кризис кичерә, милли-мәдәни кыйммәтләрен җуя бара. Ни үкенеч, ана теленең куллану даирәсе көннән-көн кими. Татар гаиләсе бүген ярдәмгә мохтаҗ, чөнки әхлак мәсьәләләре зур бер проблемага әверелде.
Сүз уңаеннан әйтим, без төзегән Татар гаиләсе фонды федераль Юстиция министрлыгында теркәлде. Димәк, бу эшнең хокукый нигезе булдырылды. Милләт вәкилләренә тагын шуны әйтер идем: татар гаиләсенең абруен күтәрү безнең барыбызның да уртак эшебез булырга тиеш. Татар гаиләсе фондларын якын арада һәр төбәктә оештырырсыз дип ышанам (оештыру документлары кирәк булса, аларны Башкарма комитеттан алырга мөмкин). Бу эшкә татар эшмәкәрләре дә, милли мәгълүмат чаралары да зур игътибар күрсәтсәләр, без милли оеткыны балаларга бишектән үк сеңдерә алыр идек.
Илдә тотрыклы, аңлаешлы милли сәясәт юк дип зарланабыз. Әйе, проектлар эшләнә. Әле күптән түгел генә без, инде икенче тапкыр, Россия Дәүләт Думасы тарафыннан тәкъдим ителгән закон проектын тикшердек. Кызганыч, әлеге документта һаман да бер генә милләткә өстенлек бирү карала. Димәк, бу — илнең башка милләтләрен, совет заманындагы кебек, ассимиляциягә алып бару, дигән сүз. Ул чорда “единая историческая общность — советский народ” булса, бүген ”гражданская российская нация” рус халкы нигезендә тәкъдим ителә. Хакимият вертикале шартларында мондый шикле документның тиз генә кабул ителеп куелуы да бик ихтимал. Шуңа күрә, әлеге куркыныч сәясәткә каршы милләтебезнең бердәм тавышы, һичшиксез, яңгырарга тиеш. Монда Татарстан парламенты да, төрле төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре дә, дин кардәшләребез дә, милли мәгъ- лүмат чаралары да үз сүзләрен кистереп әйтсеннәр иде. Мондый гамәлләргә каршы тору өчен халык — бердәм, милли аң нык булырга тиеш. Бу эштә мәгълүмат чараларының әһәмияте искиткеч зур. Ләкин әлегә монда мактанырлык казанышлар күренми. Киресенчә, милли мәгълүмат чаралары елдан-ел чигенеш, кризис кичерә. Мәсәлән, татарлар күпләп яшәгән Оренбург, Чиләбе, Ульяновск, Төмән, Екатеринбург, Омск, Томск төбәкләрендә шактый гына радио һәм телевизион тапшырулар ябылган. Дөрес, күп булмаса да, яңа басмалар ачылган, әмма алар дәүләт хисабына түгел, милли эшкуарлар акчасына барлыкка килгән. Ә бит барыбызга да мәгълүм: шул җирлектә яшәгән татарлар тиешле салымнарны түләп баралар. Гаҗәп бит, Россия дәүләте дөнья халыкларының 40 телендә радио һәм телевизион тапшырулар алып бара, тик илдә сан ягыннан икенче урында торган татар халкына моның өчен акча таба алмый. (Ә менә АКШ конгрессы татар-башкорт халкы өчен “Азатлык” радиосын эшләтергә акча бирә.) Әлеге мәсьәлә Татарстан тарафыннан Россиянең иң югары даирәләрендә кузгатылды, әмма, ни кызганыч, бу эштә бернинди үзгәрешләр күренми.
Барыгызга да таныш “Татарстан — Яңа гасыр” (“ТНВ”) телеканалы әкренләп кенә булса да, аякка басып, тернәкләнеп килә. Әйе, без, электән үк, “ТНВ” каналында әлегә татарларның барлык катламын да канәгатьләндерерлек тапшырулар җитмәве хакында әйтеп киләбез. Булганнарының да сыйфатын бермә-бер яхшыртасы бар. Аңлыйбыз, бу бер көнлек кенә эш түгел. Бүген төбәкләрдәге трансляцияләрнең вакытын, эчтәлеген, янә бер күздән кичерергә тиешбез. Чөнки кайбер регионнарда “ТНВ” каналы аша Казаннан барган программаларны өзеп, рөхсәтсез, җирле тапшырулар (күбесенчә рус телендә) кертә башлаганнар. Ул гына да түгел, мәсәлән, Оренбургның Богырыслан һәм Әсәкәй районнарында һәр көн диярлек “ТНВ” каналына бирелгән ешлык аша православие руханилары, Казан тапшырулары урынына, сәгать буена үзләренең дини вәгазьләрен сөйлиләр. Биредә яшәгән татарлар моңа бик рәнҗи. Эш шунда ки, имеш, җирле хакимият трансляция чыгымнарын үз өстенә алган, димәк, “кемнең кулында — шуның авызында” дигән принципны алга сөрәләр. Милли эшкуарлар, бу чыгымнарны үзләре капларга теләк белдереп, төрле даирәләргә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин хәзергә мәсьәлә чишелмичә кала бирә.
Мәгълүм ки, бүген матбугат кичергән кыенлыклар почта чыгымнарының бик югары булуына да бәйле. Бу, асылда, милләттәшләребезнең тарихи ватаннары белән элемтәләрен өзү дигән сүз. Шулай да, чит илләрдәге Россия ватандашлары турындагы канунны җентекләп карасаң, монда тар гына булса да “сукмак” табыла сыман. Әйтик, анда Россия илчелекләре аша милли басмаларга язылу мөмкинлеге каралган. Димәк, безгә моннан файдаланырга кирәк. Бүген БТК Башкарма комитеты бу мәсьәләне ачыклау белән шөгыльләнә. Киләчәктә без, федераль хөкүмәтнең махсус программасында катнашып, чит илләрдәге милләттәшләребезнең кайбер башка рухи мәсьәләләрен дә чишәргә җыенабыз.
Соңгы елларда татар Интернет челтәре бик активлаша бара. Шунысы сөендерә: аның географиясе дә киңәя, соңгы вакытта мәгълүматларның сыйфаты да яхшы якка үзгәрә башлады. Андыйлар исәбенә, www.tatarlar.ru, www.tatarika.ru, “Кардәшлек” ассоциациясе, Болгария, Канада, АКШ, Чехиядә яшәүче татарларның сайтларын кертергә була. Хәтта аерым милләттәшләребезнең шәхси сайтлары да мәгълүмат туплау һәм тарату эшенә җигелде. Ә инде үзегез инангансыздыр, БТК Башкарма комитетының яңартылган www. tatar-kongress.org сайты эшен тамырдан үзгәртте, милләт тормышын бөтен яктан күрсәтә башлады. Аннан конгресс эшчәнлеге, татар халкына кагылышлы яңалыклар, атаклы шәхесләр турында материаллар табарга була. Шуларга өстәп, “Кеше хокуклары” дигән сәхифә дә ачтык. Әл- бәттә, без бу эшне алга таба да камилләштерәчәкбез.
Санкт-Петербургта узган II Россия ватандашлары конгрессында, президентыбыз чыгышыннан соң, кайбер шовинист адәмнәр татар конгрессын милләтчелектә гаепләп, сайтларда тискәре белдерүләр урнаштырдылар. Без моңа принципиаль позициябезне белдереп, бу уйдырмаларны кире кагып, сайтларда махсус игълан ясадык. Татар сайтлары да, дәррәү күтәрелеп, карагруһчыларны шунда ук фаш итеп чыктылар. Нәтиҗәдә, бу факт Россия күләмендә шактый резонанс алды. Менә шулай бердәм, акыллы итеп эш йөртсәк, бу заманча да булыр һәм милләтнең абруен күтәрергә дә ярдәм итәр.
Үзегез беләсез, гомер-гомергә ислам дине татарның телен, аның мәгърифәтен, мәдәниятен саклап, яшәтеп килгән. Күп гасырлар дәвамында дәүләтле халык булып яшәвебездә дин зур роль уйнаган, ул җәмгыятьтә әхлакый нормалар тәрбияләнгән. Сер түгел, соңгы 10-15 ел эчендә, төрле сәбәпләр аркасында, дин җитәкчеләре арасында низаглар, таркаулык, гомумән, мил- ләткә зыян китерә торган күренешләр барлыкка килде. Дин әһелләребез бер-берсен еллар буе күрмичә, аралашмыйча яшә- деләр. Бу хәл татар җанлы, иманлы кешеләрнең һәммәсендә зур борчу тудыра иде. Шуны истә тотып, без, бер ел элек, үзебездә дин эшләре комиссиясе оештырдык. Безгә дин әһелләрен бер өстәл артына утыртып, бу мәсьәләләр хакында ачыктан-ачык сөйләшү уздырырга кирәк иде. Чыннан да, дөрес эшләгәнбез икән, чөнки бер ел эчендә милләт һәм дин файдасына башкарган уртак гамәлләребез әнә шул хакта сөйли.
Мәгариф системасына билгеле даирәләр тарафыннан православие дине мәдәнияте дәресләрен кертү куркынычы хакында искәртү дә биредә бик урынлы. Башкарма комитет бу уңайдан инде үзенең принципиаль позициясен игълан итте. Без, Конституциядә каралганча, динне дәүләттән аерган принципны хуплыйбыз һәм мәктәпләргә дин дәресләрен кертмәү ягында торабыз. Чөнки барыбызга да мәгълүм, православиенең дәүләт тарафыннан һәрдаим яклануы, җәмгыяви структураларга үтеп керүе диннәр арасындагы тигезлек принцибын җимерә. Шуңа күрә, без, үз тарихыбыздан чыгып, мондый сәясәткә каршы, бердәм рәвештә, бөтен көчебез белән каршы торырга тиеш.
Ел йомгакларына нәтиҗә ясаганда, III корылтайдан соң эшли башлаган этник туризм программасы турында берничә сүз әйтеп китәсем килә. Матди яктан мөмкинлекләребез чикләнгән һәм бу эш бик мәшәкатьле булса да, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән без 3 ел эчендә 3 меңгә якын кешене тарихи ватаныбызга китерә алдык. Әгәр бу эшне тиешле нигезгә куеп, дәүләт дәрәҗәсенә күтәрә алсак, бу юнәлештә гамәлләребез күбрәк тә булыр иде. Бер нәрсә бәхәссез: тарихи ватаннарын күргән, халкы, аның мәдәнияте, тарихы белән якыннан танышкан милләттәшләребез Казаннан рухланып, канатланып китәләр.
Киләсе елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оешканга 15 ел тула. Шушы вакыт эчендә без алып бара торган эшчәнлек халкыбыз тормышының мөһим һәм аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Хәзер кайсы гына төбәкне алма, анда татар оешмасы бар һәм ул җирле милләттәшләребезгә хезмәт итә, аларның мәнфәгатьләрен яклый, телебез, мәдәниятебез, мәгърифәтебез сагында тора.
Безнең бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татар халкына милли структуралар аеруча кирәк, чөнки алар аша укмашу, этник мобилизация эшен алып бару мөмкинлеге туа. Аңлашыла ки, татарлар хәлле, ә эшләре уңышлы барса, аларга милләттәшләренә ярдәм итү дә җиңелрәк. Шуңа күрә, без милләтебезнең бай һәм көчле булуын телибез. Бергә булганда, без — зур көч. Әле дә ярый татарның Татарстаны, ә Татарстанның татар халкы бар. Бу илаһи халәт һәрберебезгә көч һәм алга ышанычлы адымнар ясарга дәрт-куәт биреп торсын!
Барыгызны да Корбан гаете, Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Барчагызга исәнлек, иминлек телим. Милләтебезгә һәрдаим уңышлар юлдаш булсын!
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
(Әлеге чыгыш язмада өлешчә кыскартылып бирелде. — Ред.)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз