news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дөньясы өчен Минскида мәчет ачылуның әһәмияте бик зур - Данис Шакиров

Кичә Беларусь башкаласында 1500 кешегә исәпләнгән яңа мәчет ачылды.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә Беларусь  Республикасының башкаласы Минск шәһәрендә җәмигъ мәчете ачылды. Мәчет ачу тантанасында Беларусь Президенты Александр Лукашенко, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Россия мөфтие Равил хәзрәт Гайнетдинов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге тантаналы чарада катнашкан Белоруссия Президенты Александр Лукашенко мөселманнарның илдә ундүртенче гасырда бирде яшәүләрен һәм җирлек үсешенә, мәдәниятенә, илне дошманнардан саклауга зур өлеш кертүләр билгеләп узды. “Моны борынгы китаплар да раслый. Белорус мөселманнары гарәп графикасында, әмма белорус телендә язганнар. Минскида мәчет динара татулык билгесе һәм ислам динендәге ватандашларыбыз, кунаклар өчен гыйбадәт кылу урыны”, - дигән ул.

Тантанада катнашкан Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров "Татар-информ"га Минскида мәчет ачылуның әһәмиятен билгеләп, хис-кичерешләре белән уртаклашты.

"Татар дөньясы өчен Беларусь башкаласы Минскида мәчет ачылуның әһәмияте бик зур. Беренчедән, Үзәк мәчетнең имамы Әбүбәкер хәзрәк Чабанович – татар. Аның дини объект белән беррәттән, мәгърифәт учагы буларак та эшләве бик күңелле. Төзелә башлаганда ук Татарстан үзенең зур өлешен кертте. Алар элек төзелгән татар мәчетен, тагын да зурайтып торгыза алулары бик әйбәт. Тантанада Беларусь Президенты Александр Лукашенко һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның катнашуы ул андагы яшәгән 8 мең татарга булган хөрмәтне һәм әһәмиятне күрсәтә", - диде ул.

"Мине иң тәэсирләндергәне татар мәчете буларак торгызылуы. Аны элек тә татарлар торгызган. Бүген дә - татарлар. Тарихта шәхесләребез гел мәчетләр салганнар, нәшриятләр булдырганнар, китаплар чыгарганнар .

Мин аларга татар басмасы Коръәнне бүләк иттем. Алар моңа бик сокландылар. Мәчетнең бүген мәгърифәт учагы буларак эшләве сокландырды. Ул зур мәчет, анда уку бүлмәләре, конференцияләр залы да бар. 

Лукашенко милләтара дуслык турында сөйләде. Беларус халкы башка халыклар белән гел тату яшәде, шул исәптән татарлар белән дә диде. Эрдоган чыгышында милләтара дуслык турында әйтте, барыбызны да дин берләштерә диде. Мин безнең халкыбызны ерак гасырлардан гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз белән беррәттән динебез берләштерә дидем". 

Искәртеп узабыз: Минск шәһәрендә яңа иман йорты 1962 елда җимерелгән мәчет макеты үрнәгендә төзелгән. Биредә берьюлы 1,5 мең мөселман намаз укый алачак. Минскидагы бердән-бер мәчет Көнчыгыш Европадагы иң зур мәчет булып тора.

Тарихка күз салсак, Минскида беренче таш мәчетне татарлар 19 гасыр ахырында төзегәннәр. Әмма совет хакимияте урнашкач ул эшләүдән туктый. Бары тик сугыш елларында гына вакытлыча ачыла. 1962 елда исә тулысынча җимерелеп бетә.

Яңа мәчет 2004 елда салына башлаган. Әмма матди кыенлыклар булу сәбәпле төзелеш берничә елга туктатыла. 2013 елда кабат башлана. 2016 елда Төркия ярдәмендә төзелеп бетә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100