news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дәүләтчелеге музее Р. Хәкимовның "Идел буенда ислам" видеолекциясен тәкъдим итә

Видеолекцияне "Татар-информ" сайтында карарга мөмкин. Галим Идел буе территориясендә ислам диненең таралышы этапларын һәм мәсьәләләрен барлый.

 (Казан, 18 декабрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимовның "Идел буенда ислам" видеолекциясе дөнья күрде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Тарих институтының матбугат секретаре Зилә Тямаева хәбәр итте.

Видеолекциясендә галим Идел буе территориясендә ислам диненең таралышы этапларын һәм мәсьәләләрен барлый. Аерым алганда, Үзбәк хан идарә иткәндә Алтын Урда җирлегендә Ислам динен кабул итү чоры карала, Ислам динен кабул итү чорында процессларга йогынты ясаган татар милли үзенчәлекләре барлана. Моннан тыш, Рафаил Хәкимов видеолекциясендә ислам һәм капитализм, хатын-кыз һәм дин, татар мәгърифәтчеләренең мөселман җәмгыятендәге роле турында сөйли. Видеолекциянең хронометражы 25 минут. 

Видеолекция "Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2014-2016 еллар)" Татарстан Республикасы Дәүләт программасы кысаларында эшләнгән. 

Исегезгә тешерәбез, видеолекцияне беренчеләрдән булып бүген Татар халкы һәм Татарстан республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда узучы "Акыл фабрикасы" лекториенә җыелучылар карады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100