news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дәүләт яшь тамашачы театры җылылык белән тәэмин ителәчәк

Бүген бу проблеманы чишүнең ике юлы каралды

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Казанның Гладилов урамында урнашкан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасын җылылык белән тәэмин итү чыганагы табылмау сәбәпле, бу проблема кискенләшкән иде. Билгеле булганча, моңа кадәр аны җылылык белән Казан җитен комбинаты тәэмин итеп килгән. Бүгенге көндә Казан җитен комбинатының финанс хәле мөшкелләнү сәбәпле, анда бөлгенлек процедурасы башланган. Шуңа күрә ул мәдәният учагын җылы белән тәэмин итә алмый. Ә театрның ишегалдындагы үз мобиль котельные бу эшкә җайлаштырылмаган.

Бүген, бу четерекле мәсьәләгә чишелеш табылды кебек. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Мәдәният, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыклары, “Таткоммунпромкомплект” җәмгыяте вәкилләре катнашында узган киңәшмә театр бинасын җылылык белән тәэмин итү мәсьәләсенә багышланды.

Казанның тарихи үзәген саклау һәм үстерү ниятеннән 2001 елда Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында реконструкция эшләре башланган иде. Аның барышында театр бинасын төзекләндерү белән беррәттән, яңа производство корпусы һәм гараж төзү дә планга кертелгән иде. 2002 елда шуны күздә тотып БМК-3 “ОКА” модульле котельные да сатып алынган булган. Финанслау туктатылу сәбәпле, әлеге корылмалар төзелеше бүгенгәчә башкарылмаган. Шуңа күрә модульле котельныйның куәте театр өчен кирәкле нормадан ике тапкырга артып китә.

Бүгенге киңәшмәдә театрны җылылык белән тәэмин итүнең ике юлы каралды, дип хәбәр итә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте. Беренче юл - театрдагы әлеге котельныйны “Таткоммунпромкомплект” җәмгыятендәге түбәнрәк егәрлектәге котельныйга алмаштыру, икенчесе - БМК-3 “ОКА” ны планлаштырылган төзелеш дәвам ителәчәген күздә тотып көйләү. Ничек кенә булмасын, театр җылылыксыз калмаячак, дип ышандыралар. Киңәшмә йомгаклары буенча ТР Премьер-министрына мөрәҗәгать юлланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100