news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар дәүләт яшь тамашачы театры районнарга гастрольләргә чыга

9 көн дәвамында труппа “Алмачуар” спектаклен тәкъдим итәчәк


(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Тиздән Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры республика районнарына гастрольләргә юл ала.
Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, 11 март көнне труппа Мамадыш районында , 12 мартта — Лениногорскида, 13ендә —Түбән Камада, 14ендә Азнакайда Г.Ибраһимов әсәре буенча куелган “Алмачуар” дип исемләнгән спектакль тәкъдим итә. 15 мартта исә Яр Чаллыда “Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә” (Р.Куни, Х.Ибраһимов тәрҗемәсе) комедиясен һәм 16 мартта “Алмачуар”ны күрсәтә. 17 мартта Татар дәүләт яшь тамашачы театры Сарман районы Җәлил бистәсендә, 18ендә — Мөслимдә һәм 19 мартта Алабугада шулай ук “Алмачуар” спектаклен тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot