news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дәүләт опера театрын Президент Инстаграмыннан гына күрәм – Илһам Вәлиев

24 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиевның концерты үтәчәк.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар халкының иң танылган тенор җырчыларының берсе, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиевның татар операсында җырлаганы юк.

“Мин Татар дәүләт опера театрының кайдалыгын беләм. Адашмыйча барып керә алыр идем. Аның бер ягында Тукай һәйкәле торганын беләм. Татарстан Президенты инстаграмында “Хәерле иртә!” дип язылган фоторәсемнән театр бинасын күреп торам. Ә элемтә, нишләптер, өзелде. Минем моңа җавабым юк”, - дип җавап бирде Илһам Вәлиев “Татар-информ” хәбәрчесенә, татар театры белән хезмәттәшлеге турындагы сорауга.

Искәртеп үтәбез, 24 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиевның концерты үтәчәк. Ул татар һәм башкорт операларыннан арияләр; Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов кебек бөек җырчыларыбыз репертуарыннан җырлар башкарачак. Җырчының репертуарында Эльмир Низамов кебек популяр яшь композитор иҗаты да бар. Рәшит Ваһапов фонды директоры, танылган продюсер Рифат Фәттахов журналистлар өчен Илһам Вәлиев катнашында матбугат конференциясе үткәрде.

Мәгълүмат өчен. Илһам Вәлиев - Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Уфа дәүләт опера театры солисты, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты. Уфада яши.

“Ике республиканың опера театрларына хезмәттәшлек итсәләр дә зыян булмас иде, әйтик, “Җәлил” операсын башкорт сәхнәсендә куйсаң, “Салават Юлаев” операсын – Татарстан сәхнәсендә. Заманында андый аралашулар бар иде. Ике республика, ике халык, икесендә дә шундый бөек әсәрләр бар. Соңгы арада мәдәни алмаш дигән әйберне гел оныттык. Милләтләр арасындагы дуслык шушы конкрет эшләрдән тора”, - дип фикерен әйтте Рифат Фәттахов.

Рифат Фәттахов Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында милли труппа булуын искәртеп узды. “Казанда андый труппа юк, - диде ул. – Монда йөз тапкыр сөйләнгән проблемага кайтып кала – безнең Эльмир Низамов кебек, Илүсә Хуҗина кебек талантлы яшьләребез бар – республикага Музыкаль театр кирәклеге көн кебек ачык. Хәзер, әнә, Казан консерваториясендә укыган яшьләребез дә эстрадага тартыла башлады, чөнки бит аларга каядыр эшләргә кирәк. Алар кая эшләргә тиешләр? Бу - мәдәният өлкәсендә, музыкаль сәнгать өлкәсендә иң зур проблемаларның берсе. Без, музыкаль театр төзеп, үзебезнең классик сәнгатебезне саклап кала алыр идек. Аның өчен бөтен мөмкинлекләребез бар. Ул театр аша “Наемщик" кебек музыкаль әсәрләребез дөнья күләмендә таныла алыр иде”.

“Уфаның зур плюсы – Уфа дәүләт опера һәм балет театрында үзебезнең көч белән спектакльләр куела, үз җырчыларыбызга ишекләр ачык. Үз студентларыңны үз театрыңа да алмагач инде ул!” – диде Илһам Вәлиев. Театр пиар юнәлешендә актив эшли башлагач, залларның тулы булуын да искәртеп үтте җырчы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100