news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дәүләт опера театры Мәскәүнең Зур театрында милли репертуарын куячак

Мәскәү тамашачысына “Сөембикә”, “Шагыйрь мәхәббәте”, “Алтын Урда” һәм “Шүрәле” әсәрләре тәкъдим ителәчәк.

Татар дәүләт опера театры Мәскәүнең Зур театрында милли репертуарын куячак
архив

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 8 – 15 июнь көннәрендә Россиянең дәүләт академия Зур театрында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Татарстан Республикасына багышланган дүрт әсәр күрсәтәчәк. Аларның һәммәсе дә татар телле репертуар булачак. Бу хакта театрның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Хөкүмәт йортында үткән 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта сөйләде.

“Гадәттә, без материалларны мондый форматта тәкъдим итә идек: милли, классик һәм традицион әсәрләр. Бу очракта без дүрт милли әсәрне сайладык: “Сөембикә”, “Шагыйрь мәхәббәте”, “Алтын Урда” һәм “Шүрәле”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100