news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дәүләт опера һәм балет театрында Венера Ганиеваның юбилей кичәсе узды

Концерт алдыннан җырчыга “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены тапшырылды

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Люция Камалова). Кичә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында күренекле җырчы, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиеваның юбилей кичәсе узды.
Венера Ганиева Казанның Г.Ибраһимов исемендәге 89 нчы татар мәктәбендә белем ала. Аннары Казан музыка училищесы һәм Казан дәүләт консерваториясендә укый. Уку дәверендә Венера Ганиеваның әнисе вафат була. Җырчы тормышының бөтен мәгънәсен югалта. Аңа әлеге фаҗигане кичерергә әнисенең үләр алдыннан әйткән: “Җырчы бул” дигән хәер-фатихасы ярдәм итә. Мәктәптә укыганда ук Венера Ганиева “Саз” ансамбленең солисты була. 1983 елдан - М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты.
Кичәдә юбилярны ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы – мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов тәбрикләде. Зилә Вәлиева концерт алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиевага “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшыруы хакында хәбәр итте. Тиешле указга Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кул куйган.
“Бу мактаулы бүләк Татарстанда яшәүче берничә кешедә генә бар, хәзер аларга Венера Ганиева да өстәлде, - дип ассызыклады Зилә Вәлиева. – Ул классик партияләрне дә, халык җырларын да бер үк югарылыкта башкаручы талантлы җырчылар рәтенә керә”.
“Мондый бүләкне алу минем өчен зур бәхет һәм олы җаваплылык та, - диде үз чиратында Венера Ганиева. – Әлеге орден миңа алга таба тагын да яхшырак эшләргә этәргеч булыр”.
Кичәнең тантаналы өлешеннән соң Венера Ганиева рус һәм татар телләрендә Казан турында җыр башкарды. “Бу минем яраткан, туган шәһәрем. Бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыксам да, минем өчен Казаннан да матуррак һәм якынрак шәһәр юк”, - диде җырчы.
Кичәдә Венера Ганиева шулай ук борынгы романслар, опреадан арияләр һәм заманча татар эстрада җырларын башкарды. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары, Венера Әхәт кызының укучылары үз номерларын яраткан педагогларына багышлады.
Венера Ганиева – профессор, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокал кафедрасы мөдире. Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100