news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Сөембикә» операсы күрсәтеләсе көннәр билгеле

Резеда Әхиярованың Ренат Харис либреттосына язылган «Сөембикә» операсының премьерасы сентябрь аенда булды.

Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Сөембикә» операсы күрсәтеләсе көннәр билгеле
Рамиль Гали/архив

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры «Сөембикә» операсын 13-14 апрель көннәрендә күрсәтәчәк. Театр рәсми сайтына апрель аена афиша элгән.

  • Резеда Әхиярованың Ренат Харис либреттосына язылган «Сөембикә» операсының премьерасы сентябрь аенда булды. Ул анда ике көн күрсәтелде. Операның Шаляпин фестивале программасына кертелмәве декорация урнаштыруга бәйле техник сәбәпләргә бәйләп аңлатылды.

Спектакльнең куючы режиссеры - Юрий Александров. 

«Сөембикә» операсы татар артистлары күп катнашуы белән үзенчәлекле. Төрле составларда Гульнора Гатина, Илһам Вәлиев, Филүс Каһиров һәм башкалар катнаша.

«Сөембикә» операсында 13-14 апрель көннәрендә кемнәр җырлаячагы әлегә мәгълүм түгел.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100