Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының булачак студентлары КДПУга керү имтиханнары тапшыра
Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының булачак студентлары КДПУга керү имтиханнары тапшыра
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Диләрә Рәхимова). Бу көннәрдә Татар дәүләт гуманитар институты һәм Татар-америка региональ институты белән берлектә яңа төзелгән Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты составына кертелгән элеккеге Казан дәүләт педагогика институтында булачак вузның көндезге бүлегенә керү сынавы үтәләр. Шул ук вакытта ТАРИда бюджеттан тыш белем бирүгә кабул итәләр, ә Татар дәүләт гуманитар институтында керү имтиханнары бөтенләй дә үткәрелми. “Татар-информ” агентлыгы корреспонденты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ликвидация комиссиясе рәисе, министрның беренче урынбасары Данил Мостафинга мөрәҗәгать итте.
ТР Министрлар Кабинетының шушы елның 11 июлендәге 343 номерлы карары нигезендә, элеккеге ТАРИ һәм ТДГИда беренче курска кабул итү булмаячак, ә кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать итүче абитуриентлар элеккеге КДПУга җибәрелә, - дип ачыклык кертте Данил Мостафин. Аның сүзләренчә, Казанның өч югары уку йортын берләштерү абитуриентларны куркытмаган һәм кабул итү комиссиясенә гариза бирүчеләр саны уртача дәрәҗәдә саклана. КДПУ һәм ТДГИна мөрәҗәгать итүчеләр өчен имтиханнар тәңгәлләштерелә, чөнки ике вузның белгечлекләр бер-берсен кабатлый. Быел КДПУ көндезге бүлегенә, федераль бюджеттан финанслана торган өстәмә урыннардан тыш, 880 студент кабул ителәчәк, - диде министрның беренче урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз