Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының беренче студентлары вузның тарихы белән музейда таныша
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының беренче студентлары вузның тарихы белән музейда таныша
(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Дания Моисеева). Югары уку йортларында уку елы башлана. Казан дәүләт педагогика университеты (хәзер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты) студентлары беренче уку көннәрендә университет тарихын яктыртучы музей белән дә таныша. Аларны музей җитәкчесе Лариса Краева ягымлы каршы ала.
Әлеге уку йорты – элекке Укытучылар институты 1876 елда ачылган. Киләсе елда вуз үзенең 130 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан фәнни конференция һәм вуз тарихы турында китап чыгару кебек әзерлек эшләре дә башлана. КДПУ музееның теләкләр китабында 2003 елда Президент Минтимер Шәймиев язып калдырган сүзләр дә бар. Университет аның сүзләре белән әйткәндә, чыннан да, “Республиканың һәм аның күп милләтле халкының горурлыгы булып тора”. Ә музей исә аның данлыклы тарихын саклый һәм пропагандалый. Биредә вузның докторлары, танылган галимнәре һәм фәнни мәктәпләре, шулай ук данлыклы студентлары белән дә танышырга мөмкин. Әйтик, музейның бер витринасы Муса Җәлилгә багышланган.
Музейда мәктәп укучылары өчен музей педагогикасы дәресләре ткәрелә. Студентлар биредә һөнәрләре белән таныша. Музей китапханәсендә КДПУны тәмамлаган күренекле шәхесләр белән очрашулар уздырыла. “Карлы десант” та монда җыелышларын оештыра. Музейның патриотик тәрбия буенча эшчәнлеге вузның җитәкчелеге тарафыннан да билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз