news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар дәүләт гуманитар институтында Гыйльми совет стипендиясе булдырылды

Татар дәүләт гуманитар институтында Гыйльми совет стипендиясе булдырылды

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Тиздән Казанның Татар дәүләт гуманитар институтында белем алучы иң яхшы студентларга шушы уку йортының Гыйльми советы стипендиясе биреләчәк.

Стипендия институт Уставы нигезендә, соңгы ике-өч елда бары тик «бик яхшы» билгеләренә генә укучы, институтның җәмәгать эшләрендә һәм укыту процессы белән идарә итүдә катнашучы студентларга бирелә. Стипендия югары белем факультетында укучылар өчен 800 сум, урта һөнәри белем бирү факультеты студентларына 500 сум күләмендә каралган һәм ул һәр факультетка семестр саен биреләчәк.

Билгеләнгән стипендияләр, сессия нәтиҗәләреннән чыгып, институтның факультет берлекләре тарафыннан тәкъдим ителә һәм, Гыйльми совет раслаганнан соң, алдагы семестр башында түләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot