news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Татар дәүләт гуманитар институт яңа бинага күчә

^Татар дәүләт гуманитар институт яңа бинага күчә

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Арслан Минвәлиев). 1 мартта дәүләт комиссиясенә Татар дәүләт гуманитар институтының Пушкин урамындагы (1/55) яңа бинасының әзерлеген бәяләргә кирәк булачак. Әгәр бина файдалануга тапшырылса, ТДГИ коллективы шәһәр үзәгенә күчәчәк.

Пушкин 1/55 урамындагы яңа бина "А корпусы", ә Татарстан һәм Уң Болак урамнары киселешендә төзелеп килүче уку бинасы "Б корпусы" дип аталачак. Пушкин урамындагы 1/55 йортын реконструкцияләү эшләре 2004 елның 1 маенда башланган иде. Бу вакыт эчендә бинаның элекке хуҗасы - "Татэнерго" ААҖ яңа офиска күчте. Сүз уңаена, ремонт эшләрен "Татэнерго" ААҖ заказы буенча "Грань" ҖЧҖ үткәрә. Хәзерге вакытта барлык төзелеш һәм реставрация эшләре тәмамланган диярлек. ТДГИ ректоры Васил Гайфуллин башкарылган эшләрне "бик яхшы", дип бәяләде.

Бинаның биш каты файдалануга әзер. "А" корпусында 502 урынлы 41 аудитория каралган. Көн саен ТДГИның 30-50 студенттан торган төркеме бинаны чистарту, мебель һәм уку җиһазлары урнаштыру белән шөгыльләнә. Барлык кабинетларда тәрәзәләргә өч кат пыяла пакетлар куелган, жалюзи эленгән. Яңа корпус 100 телефон номеры резервына ия, әмма әлегә 20се генә кулланылачак. ТДГИны видеокүзәтү системасы белән җиһазлау ниятләнә. Аудитория һәм институт белән идарә итү кабинетларыннан тыш, 6400 квадрат метр территориясендә 150 урынлы актлар залы һәм ашханә урнаштырылачак.

 

"Киләчәктә, Татарстан урамындагы уку корпусының төп бинасы файдалануга тапшырылгач, "А" корпусында Институт администрациясе һәм уку йорты деканатлары гына калачак. Уку аудиторияләре каршыдагы бинада булачак. Шуңа күрә, киләчәктә "А" корпусын Татар дәүләт гуманитар институтының төп бинасы, дип атарга мөмкин булачак, - дип сөйләде "Татар-информ" агентлыгына ректорның административ-хуҗалык һәм финанс буенча урынбасары Илһам Кыямов. Хәзер ТДГИнең хәл ителмәгән проблемалары арасында беренче урында - студентлар өчен тулай торак. 3,5 мең студентның күбесе районнар һәм РФнең башка төбәкләреннән килә, ә ТДГИның торак фонды - 67 урын.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100