news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дәүләт филармониясенең Яңа ел тамашаларын 28 мең тамашачы караячак

Быелгы Яңа ел тамашалары Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә аншлаг белән бара.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Яңа ел бәйрәмнәренә балалар өчен быел дүрт төрле спектакль тәкъдим итә. “Бәйрәм тамашалары 21 декабрьдән башланып китте һәм 7 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Филармония сәхнәсендә барлыгы 48 тамаша күрсәтеләчәк”, - ди филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова.

«Миллион новогодних звёзд, или Необыкновенное космическое путешествие» әкияти-музыкаль фантазиясен Татарстан халык уен кораллары дәүләт оркестры куйган. Оркестр музыкаль шлягерларны башкара, ут һәм видеоинсталляцияләр белән бара. Ул филармония сәхнәсендә 20 тапкыр күрсәтеләчәк.

Сергей Аксаковның «Аленький цветочек» әкиятен Татарстанның филармония джаз-оркестры сәхнәләштергән. Аны бүген, иртәгә, 30 һәм 31 декабрь көннәрендә күрергә мөмкин. 4 январь көнне дә өч тапкыр күрсәтәләчәк. Артистлар бу тамаша белән барлыгы унөч тапкыр чыгыш ясыйлар. Режиссеры - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Лидия Әхмәтова.

Өченче премьера – Филармониянең әдәби-музыкаль лекторий артистларыннан «Нехочуха» әкияте. Тамаша Нехочухия иленә килеп эләккән ялкау Витя турында. Сценарий авторы һәм режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев.

Филармония 2015 елда куелган һәм аншлаг белән барган «Новогодние приключения Буратино» әкиятен дә кабатлап күрсәтә.
Әдәби-музыкаль лекторий тамашалары Казанда унбиш тапкыр күрсәтелә.

Быелгы яңа ел тамашалары Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә аншлаг белән бара. Филармониянең тамаша залында 600ләп урын икәнлеген исәпкә алсак, спектакльләрне 28 меңнән артык тамашачы карый алачак.

Спектакльләр барысы да рус телендә бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100