news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар дәүләт филармониясендә – “Зимушка-Зима” әкияте

27-29 декабрьдә һәм 2-6 гыйнвар көннәрендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе яшь тамашачыларга Яңа елга әкият бүләк итә

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). 27-29 декабрьдә һәм 2-6 гыйнвар көннәрендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе яшь тамашачыларга Яңа елга әкият бүләк итә.
Россия халык артисты, сәләтле остаз, танылган дирижер Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры быел “Зимушка-Зима” музыкаль әкиятен тәкъдим итә.
Сәхнә әсәрендә Яңа ел бәйрәмендә туа торган могҗизалы вакыйгалар хакында сөйләнә. Бер Әкият патшалыгына билгесез сәбәпләр аркасында кыш килмичә кала. Усал үги ана үзенең Аленушка исемле үги кызын салкын урманга Кышны эзләргә җибәрә. Анда кызны авыр сынаулар көтә. Әмма Аленушка һәм батыр Патша улы арасында туган дуслык һәм мәхәббәт хисләре барлык сынауларны җиңәргә ярдәм итә.
Балаларны Баба-Яга, Шүрәле, Кикимора, явыз диңгез пиратлары кебек персонажлар белән очрашу көтә. Яңа ел әкиятендә оркестр артистлары гына түгел, яшь талантлар – биючеләр, җырчылар, балалар хоры, цирк артистлары да катнаша.
Музыкаль спектакль тәмамлангач, балалар зур Чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары белән очрашып, төрле конкурсларда, уеннарда катнаша алачак, дип хәбәр иттеләр Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәгеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot