news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар дәүләт филармониясендә Эстрада бүлеге ачылачак

Эстрада бүлеге Татарстан Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән ачыла.

Татар дәүләт филармониясендә Эстрада бүлеге ачылачак
архив

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Эстрада бүлеге ачылачак. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин әйтүенчә, бу министрлык йөкләмәсе. "Без эш башладык. Әлеге бүлекне тиз арада ачабыз. Шушы көннәрдә бүлекнең җитәкчесе билгеләнәчәк", диде ул.

Иннополиста Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе үтте. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары М. Ипатов, Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot