news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дәүләт филармониясендә баянчы Фәйзи Садыйковны искә алдылар

«Фәйзи абыйның музыкаль белеме юк иде, шуңа күрә ул исемле була алмады», - ди баянчының туганы.

Татар дәүләт филармониясендә баянчы Фәйзи Садыйковны искә алдылар
Александр Эшкинин

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә баянчы Фәйзи Садыйковны искә алдылар. Аңа 19 декабрьдә йөз яшь тулыр иде.

Кичәгә Фәйзи Садыйковның туганнары һәм коллегалары килгән иде. Татарстанның халык артистлары Рабига Сибгатуллина һәм Фәрит Хатыйпов Фәйзи Садыйков белән бергә эшләгәннәр.

«1974 нче елларда Фәйзи абый белән эшләдек. Ул акыллы кеше, әйбәт баянчы иде. Аның беркемгә начар сүз әйткәне булмады. Якты кеше иде», — ди Рабига Сибгатуллина.

«Без Фәйзи абый белән филармониядә озак еллар бергә эшләдек. Бер сүз белән әйтсәк, алтын кеше иде. Ул сугыш ветераны да», — диде Фәрит Хатыйпов.

«Мин Фәйзи абыйны үзем күрмәдем, әмма аның турындагы хәтирәләр филармония музеенда саклана. Бездә Фәйзи абыйның ак баяны да бар. Шушы баянда нәкъ ул үзе уйнаган. Фәйзи абыйның рухы шат булсын», — ди филармония директоры Кадыйм Нуруллин.

Фәйзи Садыйковның үз фамилиясе — Матросов. Аның бабасының исеме Садыйк була, һәм ул әлеге исемне үз фамилиясе итә. «Фронттан кире әйләнеп кайткач, ул Вахитов исемендәге химик комбинатына эшкә керә. Аңа Тукай филармониясенә эшкә керергә тәкъдим итәләр. Соңыннан ул филармониядә эшли башлый. Фәйзи абыйның музыкаль белеме юк иде, шуңа күрә аңа дәрәҗәле исем бирмәгәннәр. Ул исем алырга тели иде», — ди Фәйзи абыйның сеңлесенең улы.

Филармониядә эшләү елларында Фәйзи Садыйков Җ.Сәләхова, Г.Рәхимкулов, Ә.Авзалова, У.Әлмиев, Н.Теркулова, Д.Сираҗетдинова кебек танылган җырчылар белән бергә эшләгән.

Бу кичәдә Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев та чыгыш ясады. Ул төрле халык көйләрен гармунда уйнады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100