news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дәүләт филармониясе яңа сезонны хәйрия концерты белән ача

Җыелган акча Айгөл һәм Әмир Фазыйловлар гаиләсенә тапшырылачак.

Татар дәүләт филармониясе яңа сезонны хәйрия концерты белән ача
Султан Исхаков

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 14 сентябрьдә яңа сезонын хәйрия концерты белән башлап җибәрәчәк. Бу хакта филармония директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Кадим Нуруллин “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

“Татар филармониясе скверында узачак Хәйрия концертын концерт-эстафета дип атарга мөмкин. 14:00 сәгатьтә сәхнәгә Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры чыгачак. Лекторий солистлары чыгышыннан соң концертны популяр джаз музыкасы белән Татарстан Республикасы Филармония джаз оркестры дәвам итәчәк”, - диде ул.

Кадим Нуруллин Хәйрия концертын Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы белән тәмамланачагын әйтеп узды. “Кызыклы викториналар, конкурслар уздырылачак, филармония концертларына билетлар уйнатылачак”, - диде ул.

“Концерт вакытында сәхнә алдына махсус тартма куела, артистлар, тамашачылар акчаны шунда салачаклар. Һәркем мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итәргә хаклы. Җыелган акча Айгөл һәм Әмир Фазыйловлар гаиләсенә тапшырыла. Айгөл авыр онкологик чир белән көрәшә. Улы Әмир быел беренче сыйныфка укырга керде, ханым улын ялгызы тәрбияли”, - диде директор.

  • Татар филармониясе скверында Хәйрия концертлары 2014 елдан бирле уздырыла. Филармониянең барлык коллективлары – ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры,ТР Филармония джаз оркестры, ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие катнашында узучы әлеге концертлар инде традициягә әйләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100