news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар дәүләт филармониясе татар джазының өч чорын тәкъдим итә

Филармония джаз-оркестрының яңа "Зур концерт" проектында бары җанлы тавыш кына рөхсәт ителә.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестрының яңа “Зур концерт” проекты башлана.

Концерт программасында татар эстрадасы йолдызлары: Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Галимова, Эльмир Низамов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Гөлнара Тимерҗанова, Айгөл Бариева, Иркә, Эльза Заяри, Зарина Вильданова һәм башкалар катнашачак, дип хәбәр итә Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте.

Проект авторлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, дирижер Анатолий Василевский .

news_right_1
news_right_2
news_bot