news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дәүләт филармониясе “Нехочуха" (Кирлемән) спектаклен куя

Яңа ел тамашасын әдәби-музыкаль лекторий әзерли.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ", Айсылу Хафизова). Татар дәүләт филармониясендә яңа ел тамашасына “Нехочуха" (Кирлемән) спектаклен куярга әзерлиләр. Бу эшне әдәби-музыкаль лекторий гамәлгә ашыра. Алдагы елда алар куйган “Буратиноның яңа ел маҗаралары” тамашачыларда гаять зур популярлык казана. Исегезгә төшерәбез: спектакльне 2017 елда 12 мең тамашачы караган.

"Соңгы ике – өч елда без яңа ел спектакль куя башладык. “Буратиноның яңа ел маҗаралары” шәһәрдәге иң яхшы яңа ел программаларының берсе булды. Быел яңа "Нехочуха" (Кирлемән) спектаклен куябыз. Безне лекторий бүлеге үз эшчәнлеге белән шөгыльләнми дип шелтәли ала. Әмма спектакльдә интерактив клоунададан, биюдән тыш, без, һичшиксез, җитди әсәрләр башкарабыз. Әлеге балалар өчен әзерләнгән яңа ел тамашасында җитди концертлар репертуарын куябыз. Балалар әкияткә генә “чумып” калмыйча, вокал сәнгате белән дә таныша”, – дип сөйләде хәбәрчебезгә "Татар-информ"га биргән интервьюсында сәнгать лектория җитәкчесе Владимир Васильев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100