news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар дәүләт филармониясе ике елда Кытайның иң зур залларында 20 концерт бирәчәк

70 кешелек коллективны Кытайга зур гастрольләргә алып бару өчен Хөкүмәт ярдәменә өметләнәләр.

Татар дәүләт филармониясе ике елда Кытайның иң зур залларында 20 концерт бирәчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасының Анатолий Шутиков җитәкчелегендә Халык уен кораллары дәүләт оркестры 2020 һәм 2021 елларда Пекинның иң зур залларының берсендә чыгыш ясаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин әйтте.

«Яңа гына Кытай Республикасында гастрольләр оештырып кайттык. Чыгышларыбыз 2020 елның сентябрендә һәм 2021 елның февралендә билгеләнгән. Безнең оркестр 2021 елның 12 февралендә – кытай яңа елында Пекинның Зур театры залында ике концерт бирәчәк. Бу - 2800 урынлы зал. Безнең оркестр составында җитмешләп кеше барыр дип торабыз, җырчылар да алып барабыз», - ди Кадим Нуруллин.

«Татарстан оркестры концертына билет бәяләре безнең акча белән исәпләсәк, 1000 сумнан 10 000 сумга кадәр булачак. Билетны алар үзләре сата. Концертның эчтәлеге буенча кытай ягы ниндидер шартлар, таләпләр куймый. Без татар, рус җырларын алып барабыз. Хәтта кытай җырын да өйрәнәчәкбез. Аларның безнең “Туган тел” кебек җырлары бар, аны җырлаганда шушы зур зал дәррәү кубып җырлый башлый икән», - ди филармония директоры.

«Без Кытайның иң зур шәһәрләрендә чыгышлар ясаячакбыз. Барлыгы унар концерт дип исәпләп торабыз. Концертларыбыз Шанхай һәм Гонконг шәһәрләрендә дә булачак. Бу - кытай иленә беренче зур сәяхәтебез. Без Көньяк Кореядә ел саен зур-зур гастрольләр оештыра идек. Монда да шулай булыр дигән өметебез бар», - ди Кадим Нуруллин.

Яңа гына гастрольләр оештырып кайткан директор кытай халкы Россияне бик хөрмәт итүен билгеләп үтте. «Бу илдә коммунизмның яхшы алымнары сакланган, ул сизелә. Без балачакта күреп үскән кызыл байрак һәм урак белән чүкеч символлары да бар. Урамнары бик чиста. Бик эшчән, булдыклы халык дип сокланып кайттык», - ди ул.

«70 кешелек коллективны Кытайга зур гастрольләргә алып бару зур чыгымнар сорый. Хөкүмәтебезнең ярдәменә өметләнәбез», - ди Кадим Нуруллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100